Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Чүплекләрне бетерергә, кош-корт, мал-туарга субсидия алуда халыкка ярдәм итәргә, җирләрне рәсмиләштерергә (фото һәм видео)

Бүген район хакимияте башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары белән эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәне Ленар Рафак улы җитәкчеләргә рәхмәт сүзләре белән башлап җибәрде.

                    Бөек Җиңүнең 78 еллыгы районыбызда югары дәрәҗәдә оештырылды. Районыбызның Бөек Ватан сугышы яугирләре- Күҗәкәдән Нурфика Абдуллинага, Татар Ямалысыннан Шаһтимер Хәбибуллинга, Татар Суыксуыннан Вазыйх Шакировка, Югары Яхшыйдан Тәфкил Вәлиевкә, сугыш ветераннарының тол хатыннарына, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына зур игътибар күрсәтелде.  Илебез, республикабыз, районыбыз һәм җирлек җитәкчелегенең котлаулары тапшырылды. Халкыбыз катнашында бәйрәм чаралары үткәрелде.

                             Бәйрәм бәйрәм белән, көндәлек тормышта килеп туган мәсьәләләрне дә вакытында хәл итү сорала. Авыл җирлеге башлыгы салада яшәүчеләр очрашкан проблемаларны беренчеләрдән булып хәл итүче, чишәргә юл күрсәтүче. Бүген районыбыз авыллары территорияләрендә, ни кызганыч, чүплекләр барлыкка килә килә. Табигатебезне ямьсезләп, төрле авырулар чыганагына әверелергә мөмкин чүплекләрне тиз арада бетерергә кирәк.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов авыл җирлекләре буенча анализ ясады, иң күп чүп-чар өемнәре булдыруга юл куйган авыл җирлеге башлыклары кисәтелде.

Район башлыгы Ленар Зарипов туган ягыбыз табигатен бозып торучы бу шакшылыкны тиз арада юк итү бурычын куйды. 

              Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Дилүс Мөхәммәтдинов шәхси хуҗалыкларда асрала торган мал-туар, кош-кортларга бирелә торган субсидияне алу тәртибе белән таныштырды.

2022 елда Актаныш районында яшәүчеләр 17 миллион сумлык субсидия алганнар. 2023 елда әле нибары 7 миллион сумга гына гариза бирелгән.  Субсидия алуда төп кыенлык- документлар тутыруда хаталар күп китә. Белгечләрнең дөрес итеп рәсмиләштерә алмавы аркасында халыкка зыян килә.

Ленар Рафак улы бу уңайдан җирлек җитәкчеләренә рәсмиләштерү эшләрен компетентлы итеп оештырырга кушты.

        

Җирләрне рәсмиләштерү буенча район башкарма комитетының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Лариса Галиуллина чыгыш ясады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев