Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Гимназия укучылары ЗАГСның «Гаилә мәктәбе»ндә бәхетле гаилә кору серләрен ачты

Бүген районыбызның ЗАГС бүлегендә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернат укучылары белән «Гаилә мәктәбе» узды. Гаилә мәктәбе дәресләре барлыкка килүгә ун елдан артык. Шул вакыт эчендә районыбызның меңләгән югары сыйныф укучыларына ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева психолог, табиб, дин әһелләре белән бәхетле гаилә кору серләрен ачты.

Бүгенге "Гаилә мәктәбе" дәресе якынлашып килүче Әниләр көненә багышлап үткәрелде. Психолог Фәймә Шәйгәрданова хатын-кызның гаиләне оештыручы, тотып торучы булуын мисаллар белән аңлатты.

Хатын-кызның бөеклеге, гүзәллеге ана булгач бар яклап ачыла. Моның өчен кызларыбызның, аларның терәге булачак егетләрнең зур тормыш юлын башларга ныклы әзерлекле булуы таләп ителә.

Шулай ук Фәһимә ханым яшьләргә төпле белем алу, яраткан һөнәрең буенча эшләү, хезмәт сөю, гаиләңне алып барырлык мөмкинлекләр булдыру турында үтемле киңәшләрен бирде. Газиз әниләрне гомер буена ярату, хөрмәтләү  кирәклеген аңлатты. 

- Әниләрегезнең сүзләрен тыңлагыз, кушкан эшләрен шунда ук үтәгез. Төп йорттан чыгып киткәч тә әниләрегезнең хәлләрен белегез, кайгыртыгыз. Әниләрегезне бәйрәм белән котлагыз, ярату хисләрегезне белдереп торыгыз!-дип киңәшләрен әйтте.

Раушан хәзрәт Хөснетдинов гаилә бәхете буенча әңгәмәгә укучыларның үзләрен дә тартты. Мәсәлән, укучылар иң элек гаилә бәхетенең нидә икәнен ачыкладылар. Гаилә бәхете- тынычлыкта. Ә мәхәббәт- парыңны үзеңнән дә ныграк ярату икән бит.

Раушан хәзрәт китергән тормыштагы мизгелләре бу аңлатмаларны тагы да бер кат раслады.  

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева граданлык хәле актларын теркәүнең цифрлаштырылуын, хәтта 1926 елдан җыелып килгән архив документларының электрон форматта дәүләт хезмәтләре порталына кертелүе турында сөйләде. Гаилә кору темасын ачыклап үзенең тормышыннан гыйбрәт алырлык язмышларны барлады. Гөлфинә Баян кызының чыгышыннан укучылар гражданлык никахы, "Ялгыз ана" статусы, аерылышу фактлары хакында белделәр.

Дәрестә гимназия егетләре аеруча актив катнашты, аларның сорауларына чакырылган кунаклар тулы итеп җавап бирде.

Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев