Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Ленар Зарипов дүшәмбе киңәшмәсендә райондашларыбызны «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясендә катнашырга өндәде

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов дүшәмбе киңәшмәсендә райондашларыбызны «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясендә катнашырга өндәде. Бу хакта район хакимиятенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Актаныш районында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» хәйрия акциясе старт алды. Аның төп максаты - яңа уку елы алдыннан авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, балаларга ярдәм итү.

-Районыбызда ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр, укучылар да булуы беркемгә дә сер түгел. Кишердән дә баллы ризык күрмәгән, төсле рәсемле китаплар укырга хыялланган балалар барлыгын онытмыйк. Кулыбыздан килгән кадәр яңа уку елы алдыннан «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясендә катнашыйк,- дигән иде район Советы сессиясендә дә Ленар Зарипов.

Сер түгел, бүгенге баланы мәктәпкә җыендыру саллы гына финанслар таләп итә. Безнең районда 2024-2025 уку елына 1 сыйныфка 205 бала барачак. 2-11 сыйныфларда укучы 2736 баланың 72 се ярдәмгә мохтаҗ.

Бүген эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Ленар Зарипов «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» хәйрия акциясендә катнашып аларга ярдәм итү кирәклеген ассызыклады. Монда һәркем булдыра алганча ярдәм кулы суза ала.

Ярдәм «Игелек үзәгенең" ның 9 нчы кабинетында кабул ителә (Актаныш ав., Юбилейная ур., 45 й.).

Шулай ук түбәндә күрсәтелгән реквизитлар буенча да ярдәм күрсәтү мөмкинлеге дә бар: Актанышская РО ОО “ТРО ВОИ” – Общество инвалидов РТ” ПАО “Ак БАРС” Банка г.Казань,с.Актаныш ИНН 1604008830 КПП 160401001 р/с 40703810105979000003 к/с 30101810000000000805 БИК 049205805

Белешмәләр өчен телефон: 3-02-80, 3-14-11, 3-11-46.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев