Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Район Советының чираттагы утырышында: Депутатлар хакимият структурасына үзгәрешләр кертте, алдынгылар хөрмәтләнде, район башлыгы игелек кылырга өндәде

Бүген Актаныш муниципаль районы Советының чираттагы 37 нче утырышы узды. Район Советы депутатлары көн тәртибенә куелган алты мөһим мәсьәләне тикшерде һәм карарлар кабул итте.

Актаныш муниципаль районы Советының чираттагы 37 нче утырышына район Советы Рәисе, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.

Утырышка депутатлар белән бергә район оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре, район башкарма комитет җитәкчелеге һәм бүлек башлыклары чакырылган иде, шулай ук утырыш эшендә район прокуроры Сергей Назаров катнашты. 

2024 нче елның 1 нче яртыеллыгында Актаныш муниципаль районы бюджеты үтәлеше, Актаныш муниципаль район Советының «2024 елга һәм 2025 һәм 2026 елларның планлы чорына Актаныш муниципаль районы бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында турында Актаныш муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Алиса Корбангалина чыгыш ясады. 

2024 нче елның 1 нче яртыеллыгында районның берләштерелгән бюджетында 879 миллион 377 мең сум  акча туплана. Үз керемнәр 285 миллион 659 мең сум, калган 593 миллион 218 мең сумы республика бюджетында карлаган акчалар.  Узган ел белән чагыштырганда, салымнар һәм салымнан тыш керемнәр  48 миллион 730 мең сумнан да арткан. Үзебездә җыйнала торган керемнәр планы 55 процентка үтәлә. Керемнәрнең структурасына килгәндә, салым булмаган керемнәрнең гомуми үтәлеше 52 процент, салым керемнәре 55 процент тәшкил итә. Авыл җирлекләре бюджеты, оешмаларның бюджеттан тыш керемнәр кертүе, хезмәт хаклары, коммуналь түләүләр, чыгымнар структурасы турында да мәгълүмат бирелде. 

Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев көн тәртибенә куелган «Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставын кабул итү  һәм авыл җирлекләренең җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләренең бер өлешен тапшыру турында сөйләде.

Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов «Актаныш муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең муниципаль хезмәт вазыйфалары турында» 2023 елның 14 апрелендәге 28-08 номерлы Актаныш муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, «Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Советы, Башкарма комитетында, «Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы», «Финанс-бюджет палатасы», «Мәгариф идарәсе», «Контроль-хисап палатасы»нда муниципаль вазыйфаларны һәм муниципаль хезмәткәрләрне биләгән затларга премияләр бирү һәм башка өстәмә түләүләр турында нигезләмә хакында»гы 2023 елның 10 февралендәге 27-04 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында буенча хисап тотты.

Депутатлар әлеге көн тәртипләренәш куелган чыгышларны тыңлаганнан соң уңай тавыш бирде. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов утырыш эшенә кадәр «ТАТМЕДИА» АҖ «Актаныш-информ» телеоператоры Марат Сәрраховка агросәнәгать комплексындагы нәтиҗәле эшчәнлеге өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Җаббаровның Рәхмәт хатын тапшырды.

Шулай ук Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Марат Исламов ирекле янгын сагы дружинасы үсешенә керткән өлеше өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Рәхмәт хатына лаек булды.

Ленар Рафак улы утырышта катнашучы барлык райондашларыбызны махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм итәргә өндәде. 

-Тиздән махсус хәрби операциядәгеләргә районнан унөченче гуманитар ярдәм озатачакбыз. Ярдәм бик авыр җыела. Егетләребез кайткач, күзләренә ничек карарбыз соң? Монда утырган һәркем 500 сум акча бирсә дә тамчыдан күл җыелыр иде. Аларның балаларын, гаиләләрен дә онытмыйк,- диде Ленар Рафак улы. 

Шулай ук районыбызда ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр, укучылар да булуы беркемгә дә сер түгел. Кишердән дә баллы ризык күрмәгән, төсле рәсемле китаплар укырга хыялланган балалар барлыгын онытмыйк. Кулыбыздан килгән кадәр яңа уку елы алдыннан «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясендә катнашыйк. Бу хакта да Ленар Зарипов үтемле сүзләрен җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев