Ленар Зарипов игенчеләргә рәхмәт белдерде: «Бердәмлек — уңыш нигезе»
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов басуларны иртәннән үк җитәкчеләр белән бергә йөреп карап чыкты һәм авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы барлык кешеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә басуларның торышы канәгатьләнерлек кенә түгел, ә күпчелек очракта югары бәягә лаек:
«Бүген без бөтен район буенча басуларны карап чыктык. Җитәкчеләр белән бергәләп, бердәм рәвештә барлык кырларны йөреп чыктык. Аллага шөкер, һава шартлары да эшкә ярашлы булды. Чәчү эшләре тулысынча тәмамланды дип әйтергә мөмкин. Иң мөһиме — барлык басуларда да тиешле агротехнологияләр кулланылган», — диде ул.
Ленар Зарипов аеруча механизаторларның, агрономнарның, хуҗалык җитәкчеләренең һәм гомумән авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче һәр хезмәткәрнең тырыш хезмәтен югары бәяләде:
«Бу зур эштә катнашкан һәркемгә — механизаторларга, белгечләргә, җитәкчеләргә — ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә бүген без шундый матур күренешне күзәтәбез», — дип ассызыклады район башлыгы.
Шулай ук ул һава шартларының да уңай булуын билгеләп үтте һәм алдагы чорга зур өметләр баглавын белдерде. Аның сүзләренчә, бүгенге уңай шартлар һәм хезмәтчәннәрнең тырышлыгы мул уңышка ныклы нигез сала.
Район башлыгы алда торган мөһим вакыйга — Сабантуй бәйрәмен дә искә алды. Ул әлеге бәйрәмне бердәмлек символы буларак билгеләп үтте:
«Хәзер без барыбыз да бергә җыелып, яхшы кәеф белән Сабантуйларны үткәрергә тиешбез. Бу — хезмәткә нәтиҗә ясау, бер-беребезгә рәхмәт әйтү мөмкинлеге. Бердәм булып, берләшеп эшләгәндә генә без югары нәтиҗәләргә ирешә алабыз», — диде ул.
Чыгышында Ленар Зарипов илебездәге тынычлыкның кадерен белергә кирәклеген дә ассызыклады. Ул авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы илнең тотрыклылыгына һәм иминлегенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте:
«Без тыныч тормышта яшибез, шуның өчен дә шушы мөмкинлекләрне дөрес файдаланып, намус белән хезмәт итәргә тиешбез. Махсус хәрби операциядәге геройларыбыз да Җиңү белән туган якларыбызга кайтырлар дигән ышанычтабыз. Хезмәт хаклары вакытында түләнеп, һәр гаилә иминлектә, муллыкта яшәсен иде», — дип теләкләрен җиткерде район башлыгы.
Йомгаклап, ул барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тагын бер кат рәхмәт белдерде һәм аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, уңышлар теләде. Актаныш районы игенчеләре бүгенге көндә җаваплы чорга ышанычлы адымнар белән керә һәм киләчәккә зур өметләр баглый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев