Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Татар Ямалысы авыл җирлеге башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде

Татар Ямалысы авыл җирлеге башкарма комитетына яңа җитәкче - Лотфуллина Лүзия Фирдәвис кызы билгеләнде.

Лүзия ханым 1979 елда Бүләк авылында туган, бүгенге көндә дә шунда яши. Авыл тормышы, яшәеше, сулышы белән якыннан таныш дисәк тә арттыру булмас. 2000-2003 елларда Тат. Суыксу амбулаториясендә шәфкать туташы булып хезмәт куя. 2020 елга кадәр Бүләк авылында фельдшер вазифаларын башкара, 2020 елдан бүгенге көнгә кадәр социаль хезмәткәр булып эшли иде. Тормыш иптәше белән 1 кыз, 1 ул тәрбияләп үстерәләр. Лүзия ханымны ихластан котлыйбыз һәм яңа, авыр вә җаваплы хезмәтендә уңышлар теләп калабыз!

Актаныш районы хакимиятенең матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев