Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

25 апрельдән 11 майга кадәр махсус янгынга каршы режим кертелә

2026 елның 25 апреленнән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим кертелә.

2026 елның 20 апреленә Татарстанда 934 янгын теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20,65%ка кимрәк. Янгыннарда 61 кеше һәлак булган (узган елга караганда 52,5%ка күбрәк), шул исәптән бер бала. 150 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган.

Язның икенче яртысы гадәттә янгын сүндерүчеләр өчен иң киеренке чорларның берсе булып тора. Бу вакытта коры үлән, камыш һәм чүп-чар яну очраклары арта. Янгыннар еш кына контрольсез рәвештә коры үлән яндыру, бакча участокларын чистарту, табигатькә чыгып учак ягу, шулай ук саксызлык нәтиҗәсендә килеп чыга.

Агымдагы елда коры үлән, чүп-чар яну белән бәйле 173 очрак теркәлгән, бу барлык янгыннарның 18,2%ын тәшкил итә. Янгыннар каплаган гомуми мәйдан 5 гектардан артык.

Янгыннар саны буенча алда торучы районнар: Яр Чаллы шәһәре, Казан шәһәре, Түбән Кама, Әлмәт, Тукай һәм Лаеш районнары.

Янгыннарны кисәтү максатыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2026 елның 15 апрелендә махсус карар кабул итте. Әлеге режим кысаларында коры үлән һәм чүп-чар яндыру тулысынча тыела. Шулай ук урманнарга якын урнашкан торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә ачык утта (учакларда, мангалларда) ризык пешерү тыела.

Җир участоклары хуҗалары территорияләрен вакытында чүп-чардан, коры үләннән чистартырга, үлән чабарга тиеш. Урманнарга якын урнашкан участокларда 10 метр киңлектә чистарту полосалары булдыру мәҗбүри.

Янгын куркынычын киметү өчен махсус профилактик төркемнәр төзелә. Алар торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә һәм халык ял итә торган урыннарда рейдлар үткәрәчәк.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Штрафлар гражданнар өчен 10 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 100 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 800 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Аерым очракларда иректән мәхрүм итү дә карала.

Район халкыннан бу чорда аеруча игътибарлы һәм сак булу сорала. Балаларга аерым игътибар бирергә, аларның ут белән уйнавына юл куймаска кирәк.

Үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеген тәэмин итү өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев