Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Актаныш районы укучыларын йөртәчәк мәктәп автобусларына куелган куркынычсызлык таләпләре үтәләме?

Тиздән мәктәпләрдә яңа 2024-2025 нче уку елы башлана. Актаныш районы укучыларын йөртәчәк мәктәп автобусларына куелган куркынычсызлык таләпләре үтәләме соң?

«Актаныш автотранспорт хуҗалыгы» МУП баш инженеры Ренат Заһертдинов район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында  яңа уку елында укучыларны мәктәпләргә йөртәчәк автобуслар хакында мәгълүмат бирде.

«Актаныш автотранспорт хуҗалыгы» МУП Актаныш районындагы пассажирлар һәм мәктәп укучылары йөртүче төп оешма. Бүгенгә оешмада 19 мәктәп автобусы бар. Әлеге техникалар 15 мәктәп маршруты буенча хәрәкәт итә. Техника паркы яңарту көтә. Автобусларның күбесе иске, ун елдан артык йөргән өч, тугыз елдан артык хезмәт итүче ике, сигез елдан артык йөргән бер автобус исәпләнә. 2024-2025 нче уку елы алдыннан яңа маршрут- «Актаныш-Яңа Әлем-Иске Әлем» маршруты ачылган. «Актаныш-Тыңламас» өстәмә маршруты өчен тагын бер автобус кирәк. Өч «Пежо-боксер» автобусының хезмәт сроклары бетү алдында, даими төзекләндерү таләп ителә.

Канун буенча барлык мәктәп автобуслары тахографлар, ГЛОНАСС системасы апппаратуралары, тавыш элемтәсе кнопкасы белән җиһазландырылган. Техника паркындагы һәр автобус вакытында техник карау үткән. 

Иртәнге рейс алды тикшерүләре үткәрелгән автобуслар рейска чыкканда да кабат күзәтү аша уза. Автобус йөртүчеләрне рейс алдыннан һәм кайткач медицина хезмәткәре тикшерә. 

-Мәктәп автобуслары йөриячәк маршрут юлларын карап чыгып актлар төзедек. Паспортлар эшләдек, әлеге документларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына раслау өчен җибәрдек, -дип соңгы эшчәнлекләре турында яктыртты Ренат Заһертдинов.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рафаэль Демидов балалар сәламәтлегенә, иминлегенә куркыныч тудыручы юллар турында сорады. Чыннан да районда мәктәп автобуслары йөртү таләпләре үтәлмәгән юллар барлыгы ачыкланган. «Актаныш автотранспорт хуҗалыгы» әлеге мәсьәләне чишүнең уңайлы ысулын тапкан- маршрутны үзгәрткән. Шулай итеп «Татар Суыксуы- Адай» маршруты  17 чакрымга озынайган.  

Актаныш районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов укучыларның юллардагы иминлеген тәэмин итүне тагы да ныграк контрольгә алу кирәклегенә басым ясады. Көзге һава шартлары бозылганда, яңгырлы, томанлы көннәрдә, иртә караңгы төшә башлагач машина йөртүчеләрнең күз күреме кими. 

Шуңа да балаларның киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш. Автомобиль юлларыннан түгел, ә тротуарлардан йөрү мөһим. 

Юлларның торышын күздән ычкындырмаска, аз гына чокыр-чакыр күренү белән ЮХИДИ тарафыннан юлларны карап торучы оешмаларга кисәтү хатлары җибәрү зарур. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев