Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Бозга чыкма, балыкчы!

Көннәр суыта башлауга, сулыклар боз элпәсе белән капланды. Балык тотарга яратучылар саклык чаралары турында онытып яраткан шөгыльләренә тотынды. МЧС хезмәткәрләре ымсындыргыч хисләргә бирелүчеләргә әлегә бозга чыкмаска куша.

Тиешле калынлыкка җитмәсә дә боз ярылыр дип куркып тормыйлар, балыкчылар кармак- ауларын тотып елга-күл буйларына ашыга.
Менә бүген дә 60-70 яшьлек агайлар Чөгәнә авылы янындагы елга өстендә кышкы балык тоту сезонын ачып җибәрделәр. Әмма балыкчылар бераз ашыккан булып чыкты, бозның калынлыгы әле кеше авырлыгын тотып торырлык түгел. 103 нче янгын сагы җитәкчесе Илдар Мортазин боз ярылып суга төшү курыкынычы турында аңлаткач, бик теләмәсәләр дә өйләренә кайтырга мәҗбүр булдылар. 

103 нче янгын сагы хезмәткәрләре көн саен Актаныш районы территориясендәге сулыкларга, алар бездә шактый күп, рейдка чыга. Максат бер-  елга-күлләргә балык тотарга төшкән балыкчыларның гомерләрен саклау, хәвеф-хәтәргә юл куймау.
 

Күпләр бер әйтүгә боздан чыга. Кайберәүләр бәхәсләшә, «балык тотмый, түзә алмыйм, йөрәгем шунда тарта, барасым килә», диләр. Әмма әле бозга керергә иртәрәк. Бозның калынлыгы яр кырыенда 5-6 сантиметр. Уртада боз тагы да юка, 2-23 сантиметр гына. Балалар белән балык тотарга килүчеләр бар. Бусы бөтенләй ваемсызлык. Боз ярылып суга төшсә, бала куркып кала, йөзә алмыйлар. 

Агыйдел елгасында әле һаман да суга баткан балыкчыны эзләү дәвам итә. Мондый фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен бозга кермәвегез сорала. Киләчәктә полиция хезмәткәрләре белән дә рейдлар оештырачакбыз,- ди Илдар Мортазин.

Һава торышы салкынайтты, төнлә, иртә белән – 8 градус салкын. Ә көндезге кояш калын бозны 25 процентка эретергә, юкартырга сәләтле. Боз өслеге бертөрле генә түгел, төсе дә төрлечә. Көн суытты дип гомерегезне куркыныч астына куймагыз, балыкчылар, бәла аяк астында. Бу сезнең очракка аеруча туры килә!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев