Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясендә: Яңа елга кем ничек әзерләнә?
Бүген Актаныш районы хакимиятендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш эшен район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рафаэль Демидов алып барды.
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе утырышында Актаныш авылындагы оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук онлайн режимда мәктәп директорлары катнашты.
Алда күңелле дә, мәшәкатьле дә Яңа ел бәйрәмнәре. Элементар тәртип кагыйдәләрен саклаганда, игътибарлы, уяу булганда бәйрәмнәр тыныч, имин, ыгы-зыгыларсыз үтәчәк.
Ләкин озын ялларда күпләр, кайвакыт онытылып, яки битарафлык аркасында көтелмәгән фаҗигаләр сәбәпчесенә әйләнә, бар җәмәгатьчелекне хафага сала. Менә шундый көтелмәгән хәлләрне булдырмау барыбызның да, бигрәк тә җитәкчеләрнең төп максаты.
Актаныш районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Фирүзә Гыймадиева Яңа ел каникулларында балалар катнашында узачак чараларда иминлекне булдыру эшчәнлеге белән таныштырды.
- 30 декабрьдән балаларның кышкы каникуллары башлана. Каникул чорында 5 мәктәп базасында көндезге лагерь эшләячәк. 23 декабрьдә 100 бала катнашында Актаныш районы башлыгының чыршы бәйрәме узачак. 25 декабрьдә «Татнефть» арена базасында республика елкасына әтиләре махсус операциядә катнашучы 68 бала барачак. Бу зур бәйрәмнәрдә төрле яклы саклык чаралары күрү оештырыла.
- Ял көннәрендә мәгариф оешмаларында җаваплы кешеләр кизү торачак.
- 22 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Пиротехника куллану тыела.
- Мәгариф оешмаларына керүчеләрне тикшерү катгыйландырыла.
- Яңа ел бәйрәмнәре, кышкы каникуллар алдыннан укучыларга һәм ата-аналарга куркынычсызлык кагыйдәләре ныклап аңлатыла.
- Социаль яктан куркыныч гаиләләр контрольгә алына.
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае директоры Рөстәм Габитов бәйрәм чараларын имин үткәрү буенча нинди эшләр башкарылганы турында хисап тотты.
Бәйрәм чорында янгын очраклары арта. Актаныш һәм Минзәлә районара районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов районда өченче класслы салютлар, шартлаткычларны куллану тыелуын әйтте. Балаларга пиротехник матдәләр куллануны рөхсәт бирмәскә кушты. Аның чыгышыннан әлеге киңәшләр барыбыз өчен дә:
- Яңа ел ялларында янгынга каршы махсус режим кертелү сәбәпле, МЧС хезмәткәрләре даими рейдлар үткәрәчәк. Янгын куркынычсызлыгын үтәмәгән затлар штрафка тартылачак.
- Гирляндаларның да сертификаты булганнарын гына элегез, инструкциясе буенча эш итегез. Төнлә һәм өйдән чыгып киткәндә гирлянда утларын аерыгыз.
- Яңа ел чыршысын тотрыклы нигезгә урнаштырыгыз, ылыслары стенага, түшәмгә, җылыту приборларына тиеп тормасын.
- Йортларыгызны җылыту өчен газ плитәләрен кулланмагыз.
- Йортыгызга автомат янгын хәбәриткечләре куегыз.
- Янгын чыкканда кичекмәстән 101, 112 номерларына шалтыратыгыз.
103 нче янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илдар Мортазин 2024 елда Актаныш районында 33 янгын чыгуын әйтте. Күпләр озак ял иткәндә уяулыгын югалта, исерек хәлдә булу тагы да куркыныч. Узган ел 31 декабрьдә исерек кешеләр гаебе белән янгын чыгып ике райондашыбызны югалттык. Илдар Минсалих улы җитәкчеләргә халыкка аңлату эшләре алып баруларын теләде.
Янгын сүндерү машиналары 10 тонна су сыйдырырга сәләтле. Ә зур янгынны сүндерергә 50 шәр тонна су кирәк. «Чиста су» программасы белән авыл җирлекләренә гидрантлар урнаштырылды. Әмма аларның күбесе кар астында, чистартып куярга кирәк. Су башняларында су булмау да янгынны авызлыкларга аяк чала.
Илдар Мортазин балалар травматизмын кисәтү, сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында да мөһим киңәшләрен җиткерде.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районындагы баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов рәсми ясалган тауларга карата таләпләрне үтәргә чакырды. Шулай ук кайберәүләрнең кар чаналары- снегоходларда авыл урамнары буйлап ваемсыз җилдерүләре халык иминлегенә, тынычлыгына тискәре йогынты ясый. Бу уңайдан да ул үз фикерләрен җиткерде.
Яр Чаллы шәһәрендәге баш санитар табибның Актаныш районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Луиза Хафизова мәктәп яны лагерьларында туклануны оештыру, йогышлы авыруларга юл куймау буенча киңәшләрен әйтте, агулану, башка авырулар килеп чыга калса, яшермәскә, шунда ук белгечләргә мөрәҗәгать итеп проблеманы чишәргә кушты.
Рафаэль Демидов комиссия утырышыныж карары белән таныштырды, җитәкчеләргә оешмаларда, мәктәпләрдә, авыл җирлекләрендә имин яллар оештыруларын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев