Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма: МЧС хезмәткәрләре Агыйдел елгасына рейдка чыкты

Безнең Агыйдел буйларын яраталар да инде балыкчылар! Үзебезнең Актаныш балыкчылары гына түгел, күрше-тирә районнардан, Башкортстан якларыннан да нечкә билле, җырларда җырланган Агыйделгә балыкка киләләр.

 Инде көннәр җылыта, кояш та туры карый,өстәвенә ике көн яңгырлар яуды. Бозның куркынычсызлыгы көннән-көн кими. Әмма балыкчылар уйлап та бирми, һаман да бәке тишеп кармак салалар.  Тоткан балыклары бармак озынлыгыннан артмаса да, көннәр буена боз өстендә утырырга әзерләр. 


103 нче янгын сагы җитәкчесе Илдар Мортазин бүгенге бозга соры төсмер кергән, ә бу исә  кеше гомеренә куркыныч янавын искәртә, ди. 

Районыбызның МЧС хезмәткәрләре көн саен диярлек елга буйлары, сулыкларга рейд белән чыга. Боз өстендә утырган балыкчыларга хәвефсезлек кагыйдәләрен аңлаталар, гомерләрен куркыныч астына куюлары турында сөйлиләр.

Менә бүген дә Тәүфикъ Шакировка табигать шартларының кинәт үзгәрүен, көтмәгәндә боз ярылып китәргә мөмкин икәнлеге турында кисәттеләр.

Тиздән 70 яшен тутырачак агайның бер дә коткаручыларның сүзен тыңлыйсы килеп тормый, "10 яшемнән бирле балык тотам, әти дә, абыйлар да балык тотты. Әле боз безне күтәрә", ди.

103 нче янгын сагы җитәкчесе Илдар Мортазин исә язгы бозның ястык калынлыгы булса да ышанычсыз икәнлеген дәлилли:

-Агыйдел елгасының боз калынлыгы 30 сантиметрны тәшкил итте. Куркынычсыз бозның төсе яшькелт зәңгәр төстә. 2-3 көн яңгыр яуганнан соң бүген суытты, шулай да бозның халәте, төсе бер төрле генә түгел. Ә бүгенге боз соры төсмер алган, бу исә кеше гомере өчен куркыныч турында искәртә. Аңлатуга кармастан, балыкчылар барыбер бозга төшәләр. Елгаларның агым урынында боз калынлыгы тагы да юкара, агым көчле булган урында һәм кояш туры карап җылытканда боз структурасы менә шулай бозыла. Калынлыгы 7- 10 сантиметрга калгач авырлыкны күтәрә алмый. 

Әлегә Татарстанда бозда балык тотучылар белән бәйле проблемалы ситуацияләр теркәлмәсә дә Түбән Кама шәһәре янындагы Кама елгасының боз өстенә су чыккан. Боз өстендә урыны-урыны белән ярыклар да барлыкка килгән, бу - боз өстенә чыкмас өчен сигнал.  Бу вәзгыять тиздән безнең якларга да килеп җитәчәк.

Агыйдел елгасы кичүе ябылу да кайберәүләргә чик түгел. Кешеләр боз аша җәяүләп чыгуларын дәвам итәләр. Бу очракка да Илдар Мортазин, гражданнар тормышларын куркыныч астына куялар, Агыйдел уртасында агым көчле, боз шартлап ярылырга бик мөмкин, ди.

Ләйсән Газизова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев