Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Яңа ел бәйрәмнәрен имин үткәрегез!

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Актаныш районында тәртип һәм иминлек чаралары көчәйтелде.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында районда җәмәгать тәртибен һәм халык иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Авария һәм коммуналь хезмәтләр өчен тәүлек әйләнәсе дежурлык оештырылды, каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча региональ операторга тиешле тәкъдимнәр бирелде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан янгын куркынычы тудыра торган эшләрне башкаруга, шулай ук биналар эчендә пиротехника куллануга чикләүләр кертелде. Территорияләрне җыештыру эшләре расланган график буенча алып барыла, массакүләм чаралар уздырыла торган урыннарда сак көчәйтелгән режимда оештырыла.

Коткару хезмәтләре бәйрәм көннәрендә көчәйтелгән дежурлык режимына күчерелде.

Гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең телефон номерлары:

  • 101 — янгын сагы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

  • 102 — полиция

  • 103 — ашыгыч медицина ярдәме

  • 104 — газ хезмәте

  • 112 — бердәм ашыгыч хезмәтләр номеры

Сезгә тыныч, имин Яңа ел бәйрәмнәре телибез! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев