Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгын үтәмәүчеләргә җавап бирергә туры киләчәк
Яңа ел бәйрәме чорында янгын очраклары арта. Фаҗигаләргә юл куймау өчен Актаныш һәм Минзәлә районара районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитовның кисәтүләрен искә алыйк.
Актаныш һәм Минзәлә районара районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов районда өченче класслы салютлар, шартлаткычларны куллану тыелуын әйтте. Балаларга да түбән класслы пиротехник матдәләр кулланырга рөхсәт бирмәскә кушты.
Аның чыгышыннан әлеге киңәшләр барыбыз өчен дә:
- Яңа ел ялларында янгынга каршы махсус режим кертелү сәбәпле, МЧС хезмәткәрләре авыл җирлекләре буенча даими рейдлар үткәрәчәк. Янгын куркынычсызлыгын үтәмәгән затлар штрафка тартылачак.
- Гирляндаларның да сертификаты булганнарын гына элегез, инструкциясе буенча эш итегез. Төнлә һәм өйдән чыгып киткәндә гирлянда утларын аерыгыз.
- Яңа ел чыршысын тотрыклы нигезгә урнаштырыгыз, ылыслары стенага, түшәмгә, җылыту приборларына тиеп тормасын.
- Йортларыгызны җылыту өчен газ плитәләрен кулланмагыз.
- Йортыгызга автомат янгын хәбәриткечләре куегыз.
- Янгын чыкканда кичекмәстән 101, 112 номерларына шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев