Юл һәлакәтләрендә гомерләре өзелгәннәрне искә алу көне уңаеннан Актанышта акция узды
Ноябрь аеның өченче якшәмбесендә юл-транспорт һәлакәтләрендә гомерләре өзелгән кешеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Әлеге көн – юлларда саклык, игътибарлылык һәм җаваплылык турында тагын бер кат уйлану мөмкинлеге.
Актаныш районында да әлеге дата уңаеннан берничә профилактик чара, акция һәм очрашулар оештырылды.
Район ЮХИДИ бүлегенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова инициативасы белән ЮИД отрядлары катнашында автомобиль йөртүчеләргә махсус буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды. Укучылар, өлкәннәр белән беррәттән, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә үз өлешләрен кертергә тырыштылар.
Инспектор Артур Зиганшин юлларда саклыкның әһәмиятен ассызыклап болай диде:
“Без бүген юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көнен уздырабыз. Барлык йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен җентекләп үтәүгә чакырам. Юлларда игътибарлы булыгыз, тизлек режимын саклагыз, дистанция һәм юлның ян интервалын онытмагыз. Кыш якынлаша, юлларда бозлавык көчәя — шуңа күрә һәркемне аеруча сак йөрергә өндибез.”
Чараларның төп максаты — һәр кешегә юлда җаваплылыкның зурлыгына тагын бер кат искәртү, һәлакәтләр санын киметү һәм кешеләр гомерен саклау.
Юлларда һәрвакыт игътибарлы һәм сак булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев