Кәзкәйлеләр үткән төндә янгын белән көрәшкән
Кичә, 28 март көнне Кәзкәй авылында яшәүчеләргә көтмәгәндә утлы телләр белән көрәшергә туры килә.
Төнге 10 белән 11 арасында Кәзкәй авылында яшәүче бер ханым күршеләренең ихатасында янгын чыгуын абайлап ала. Тиз арада бу хакта авылдашларына хәбәр итә.
Кәзкәйлеләр бердәм төстә янгын сүндерергә керешә. Озак та үтми авылга ике махсус автомобиль белән район янгын сүндерү отряды килеп җитә. "Актаныш" агрофирмасының махсус машиналары берничә тапкыр су китерәләр. Күршедәге "Нигез" хуҗалыгының махсус янгын сүндерү машинасы да бу афәткә каршы торуда ныклы ярдәм күрсәтә.
Бердәм көч белән пожарны сүндерүгә ирешәләр. Лапасны саклап калу мөмкин булмаса да, янгынны күрше-тирәгә җибәрмиләр. Төнгә су тулы бочкалар белән "Актаныш" агрофирмасының йөк машинасы кизүгә кала.
Кәзкәй авыл башлыгы Камил Әхмәтгалиев янгын сүндерүдә катнашкан барлык авылдашларга, район янгын сагы хезмәтенә, пожарга каршы торуны оештыруда булышкан "Актаныш" агрофирмасы директоры Рамил Вәлиевкә, "Нигез" хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлиловка зур рәхмәтләрен әйтте.
Фаҗиганең килеп чыгу сәбәпләре билгесез, хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Шунысы сөендерә: абзарда мал да, печән дә булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев