Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Наркотиксыз яшәү күңелле: «Закладкалар» ясамыйк, үзебез дә кулланмыйк берүк!

Наркопритоннар, куркыныч матдәләрне сатучылар, аларны кулланучылар, башка төр закон бозулар хакында аянычлы яңалыклар көн саен пәйда булып тора. Аеруча кызганыч, яшь буын җиңел акча эшләү уе белән «закладкалар» ясауга да, наркотиклар куллануга да җәлеп ителә...

Актаныш районының яшьләр сәясәте белгечләр профилактик акция үткәрделәр. Аның максаты — наркотик бәйлелекне кисәтү буенча халыкка мәгълүмат бирү, бу юнәлештәге җинаятьләр санын киметү, куркыныч авыруга дучар булучыларны дәвалау, аларга тернәкләнергә булышу. Белгечләр актанышлыларга тематик листовкалар өләштеләр. 

Наркотикларны сату урыннары хакында полициягә хәбәр итәргә мөмкин. Шул рәвешле райондашлар наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә өлеш кертә алачак.

Наркотик матдәләр элек-электән үк хәвеф чыганагы булып торган. Һәр чорда да аларга каршы аяусыз көрәш алып барылган, куллануны тыю турында карарлар кабул ителгән. Хәзерге вакытта психоактив матдәләр белән мавыгуның балигъ булмаганнар арасында киң таралуы аеруча хәвефле. Алар физик торышка да, рухи халәткә дә тискәре йогынты ясый; кешенең үз-үзен һәм тирә-юньне аңлау сәләтен, кәефен үзгәртә, психик авыруга китерә.

Ата-аналар һәм балалар начар юлга кереп китмәү өчен тәү чиратта көчле ихтыярлы, намуслы, хезмәт сөючән, үз тормышыңа җаваплы булу кирәклеген билгеләде. Кеше кечкенәдән үк исерткеч, тәмәке, психоактив матдәләрнең никадәр зыянлы булуын аңлап үсәргә тиеш. Ә менә наркотик бәйлелекне ничек танып-белергә? Авыруның төп билгесе — агулы матдәне куллануга даими ихтыяҗ, психик бәйлелек. Тышкы билгеләре: агарынган, нурсыз чырай, зурайган күз алмалары, күз һәм авыз тирәсенең кызарып торуы, тәндәге бозылган урыннар. Бәйлелеккә дучар кеше тиз кызып китә, хәтта агрессив була. Бер куллангач, организм наркотикны гел таләп итеп тора, ләкин ул бик кыйммәт, аны сатып алу өчен күп акча кирәк. Бу үз чиратында урлашу, талау, алдашу кебек җинаятьләргә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев