Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйбыз!

Пенсионер хатын-кыз проблемаларын хәл итү өчен «экстрасенс»ка 730 мең сум акчасын күчергән

Чаллы шәһәрендә яшәүче 60 яшьлек хатын-кыз үзен «Марина» дип таныштырган экстрасенска 730 мең сум акчасын күчергән. Бар җыйган байлыгыннан колак каккач кына ханым үзенең ялгышын аңлап ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

             "Мин- югары көчләр белән элемтәдә" дип таныштырган Марина "Кайнар линия" аша психологик ярдәм күрсәтү турында игълан бирә. Пенсионер ханым белдерүне укый да тормышындагы көйсезлекләрне хәл итәргә теләп "экстрасенс"ка хәбәргә чыга. 10 көн буе ханым шәһәрнең төрле банкоматларыннан Марина әйткән счетларга акча күчерә. Тора-бара "экстрасенс" телефонын алмый башлый. Шуннан соң гына олы яшьтәге ханым үзенең мошенниклар капкынына эләккәнен чамалап ала. Хәзер 730 мең сум акча да юк, проблемалар да хәл ителмәгән.

              Хокук сакчылары бу эшне тикшерә башлый, шунда ук Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 159 нчы "Аеруча зур күләмдәге мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Бу хакта "Челнинские известия" яза.

Реклама

         Моңа охшаш хәлләр районыбызда да күзәтелә. Әлеге һәм башка хокук бозулар, аларны булдырмау  профилактикасы турында бүген "Актаныш-информ"ның ВК социаль челтәрендә туры эфир планлаштырыла. Әңгәмәгә РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Рәзиф Баһавиевны чакырдык. Сөйләшү барышында районыбызның баш полициясе мошенниклар җәтмәсенә ничек эләкмәү турында саллы киңәшләрен бирәчәк. Туры эфир 16.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев