Сак булыгыз- бүген юлларда бозлавык!
Соңгы елларда һава шартларында сизелерлек үзгәрешләр күзәтелә. Кар, буран, яңгыр — болар барысы да бер көн эчендә булырга мөмкин, әлеге явым-төшем юлларда көтелмәгән атмосфера тудыра. Бигрәк тә машина йөртүчеләр көтелмәгән хәлләр алдында кала.
Бозлавык - көздән кышка күчеш чорында иң куркыныч күренешләрнең берсе. Ул шинаның юл белән тоташуын шактый авырлаштыра, бу исә аварияләр һәм һәлакәтләр саны артуга китерә. Мондый шартларда автомобиль белән идарә итү зур игътибар һәм саклык таләп итә торган чын сынауга әверелә.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм машина йөртү стилен агымдагы һава шартларына яраклаштыру кирәклеген истә тотыгыз. Кышкы шиннар куллану, тизлекне киметү һәм алда баручы автомобильгә кадәр тиешле араны булдыру аварияләр куркынычын сизелерлек киметергә мөмкин.
Барлык машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакырабыз, бигрәк тә тотрыксыз һава шартларында. Сакланганны гына саклармын дигән бит Аллаһы Тәгалә дә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев