Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Буранлы көннәрдә юл кагыйдәләрен аеруча төгәл үтәгез: Дүртөйледән Казанга баручы автомобиль сөт ташый торган машина белән бәрелешкән

Кышкы юлларның көйсезлеген барыбыз да аңлап тора. ЮХИДИ инспекторлары да рейдлар вакытында автомобиль йөртүчеләрне һәрчак кисәтеп аңлату эшләре алып бара. Ни кызганыч, буранлы көннәрдә дә кагыйдә үтәмәүчеләр бар. Шуларның берсенең гамьсезлеге аркасында гаиләсе һәм башка автомобиль йөртүче фаҗигагә тарыды.

11 гыйнвар иртәсендә М-7 юлының Актаныш районы территориясенә кергән 1142нче километрында Дүртөйле шәһәрендә яшәүче 1978 нче елгы граждан "Рено-Сандеро" автомобиле белән дөрес хәрәкәт тизлеге сакламыйча Актаныш сөт комбинаты машинасы белән бәрелешә.

Буранлы һава торышы шартларын исәпкә алмау һәм руль ситемасы белән тиешле дәрәҗәдә идарә итә алмау зур фаҗигагә китерә.

Нәтиҗәдә,"Рено-Сандеро" автомобиле пассажирлары- шоферның 1978 нче елгы хатыны, 2008 нче, 2011 нче елгы кызлары авыр тән җәрәхәтләре белән Актаныш район үзәк хастаханәсенә китерелә. 

Хөрмәтле райондашлар, автомобиль руле артына утырганда юлларда сак йөрергә кирәклеген һәрвакыт истә тотыгыз, үзегезнең генә түгел, башкаларның да гомере, сәламәтлеге өчен җаваплы икәнлегегезне онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев