«Аек машина йөртүче» операциясе кысаларында җиде райондашыбыз тоткарланган
Актаныш районы территориясендә 14-23 август көннәрендә «Аек машина йөртүче» профилактик чарасы узды.
ЮХИДИ хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә «Аек машина йөртүче» операциясе барышында исерек машина йөртүчене ачыклау буенча массакүләм тикшерүләр үткәрде.
Тикшерүләр бер дә күңелне сөендерми. Бер атна эчендә җиде райондашыбыз исерек хәлдә руль артына утырганда ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан тоткарланды.
Мондый профилактик чаралар юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итүдә мөһим чара — исерек машина йөртүчеләр үзләре өчен дә, тирә-юньдәгеләр өчен дә куркыныч тудыра.
Статистика күрсәткәнчә, исерек хәлдә автотранспорт белән идарә итү еш кына авыр нәтиҗәләр белән юл-транспорт һәлакәтенә китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев