Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Афәрин, кызлар: Руль артында да җилдерәләр, иҗади итеп машиналарын да бизиләр

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе тарфыннан ел саен үткәрелеп килүче «Автотуташ — 2023» бәйгесе мөгаен да иң күләмле һәм кызыклы конкурсларның берсе.

Мондый конкурслар күрше төбәкләрдә, регионнарда әлеге көнгә тиклем юк. Бездән үрнәк алыр урын бар, димәк. Безнең иҗат төркеме әлеге ярыш барышында катнашучылар белән аралашып алды, аларның уй-фикерләрен белешергә булды. 


Айгөл Мәрданова белән әңгәмә ясадык:

— 7 ел машина йөртү тәҗрибәм бар. «LADA GRANTA» машинасын йөртәм, бу минем икенче машинам. Беренче автомобилем «Десятка» иде. 
Әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнашам. Киләчәктә дә бу конкурста катнашачакмын! 

Руль артында күңелсез очракларга юлыкканыгыз булмадымы, Айгөл Дамировна? 

— Бүгенге көнгә кадәр бергенә дә хәвеф-хәтәргә эләккәнем. ГАИ хезмәткәрләре туктата әлбәттә. Әмма барлык кагыйдәләрне үтәгән булгач, бик тиз җибәрәләр.
Саклык каешларын да гел эләктереп йөрим.

Әйткәндәй Айгөл ханым кечкенә, 4 айлык баласын калдырырга базнат итеп әлеге бәйгегә килгән иде. 

Ләйсән Газизова Әнәк авылыннан килгән иде. 

— Шушы бәйгенең оештырылуын ишеткәч тә катнашырга теләк белдердем, ныклап әзерләнергә омтылдым. Моңа тиклем дә бу бәйгедә катнашканым бар иде. Өченче елны 2нче урынны алган идем. 

Шофёрлык стажыгыз күпме, Ләйсән апа?

— Автомобилист стажым 12 ел була. Шәһәрләргә дә, барлык җиргә руль артында бара алам. Хәзерге көндә машиналар хәрәкәте бик күп, аеруча менә «М7» трассасында. Юллар инде элеккегечә начар түгел. Зур-зур ремонтлар бара, алар менә берникадәр кыенлыклар тудыра. Ләкин, тиздән «ике яклы» хәрәкәтләр белән йөрербез.
Барлык көндәш кызларга да юлларда яшел светофор утлары телим!

Иң яшь катнашучы Илиза Хуҗина белән сөйләштем:

— Әллә ни әзерләнмәдем. Истә калганча инде барысы да. Мин 3 ел элек укып, машина йөртүгә таныклыкка ия булган идем. Кыенлыклар әллә ни булмады.
Әлегесе көнне әле машинам юк, әнинекендә йөрим. Хыялымда — автомобиль алырга теләгем. «Renault» маркалы машина алыр идем.

Әниемнең машина йөртү стажы — 10 ел чамасы. Ул көндә Такталачыктан эшкә Актанышка килеп йөри руль артында.

«Автотуташ» бәйгесенең быелгы иҗади өлеше — чын-чыннан иҗади потенциаллар балкышы булды. Республикабыз Рәисе фәрманы белән игълан ителгән Татарстандагы милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан милли стилистикада бизәлгән машиналар да,

үзләренең бизәлешләре белән гаилә кыйммәтлекләрен данлаган автомобильләрне дә күрдек.

Хәтта ки туйдагыча бизәклеләрне дә күреп булды. Соклангыч итеп әзерләнгән гүзәл затларыбыз, Актанышның сылулары!

Тантаналы йомгаклауда төрле номинацияләр дә каралган иде, кыскасы бер автотуташыбыз да бүләксез калмады. Ахырдан бергәләп истәлеккә фоторәсемгә дә төшереп алдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев