Актаныш районы профилактика бүлеге җитәкчесе Л.Р. Мөхәмәтова яшь инспекторлар — ЮИД отряды укучылары белән берлектә беренче сыйныф укучылары өчен әңгәмә үткәрде.
Очрашу барышында балаларга юлларда һәм автомобильдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды, юл хәрәкәте иминлегенә бәйле мөһим мәгълүматлар җиткерелде.
Балаларга ГБУ «БДД» тарафыннан әзерләнгән яктылык кайтаргыч элементлар һәм «Тетрадь юного участника дорожного движения» дәфтәрләре тапшырылды.
Быел Актаныш районында 173 укучы беренче сыйныфка укырга керде. Аларның барысы да яктылык кайтаргыч элементлар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү өчен махсус дәфтәрләр белән тәэмин ителде.
Балаларга юл кагыйдәләрен кечкенәдән үк өйрәтү — куркынычсызлыкның мөһим өлеше.
Нет комментариев