Яңа Әлем мәктәбе укучылары ЮИДның туган көнен бәйрәм итте
6 нчы март көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядларының - ЮИДның туган көне билгеләп үтелде.
Чарада район Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, инспектор Мингазов Инсаф, озак еллар ЮХИДИда пропаганда бүлеге җитәкчесе булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Сәетова Рәсимә апа да катнашты. Укучылар ЮИД отряды эшчәнлеге белән таныштырдылар, үз белемнәрен күрсәттеләр.
2 нче сыйныф укучылары юл йөрү кагыйдәләренә багышланган театраль тамаша куйдылар һәм юлларда сак йөрергә чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев