Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИ көндәлегеннән: Уйланырга урын бар

Районыбызның ЮХИДИ бүлеге яртыеллык нәтиҗәләрне барлый.

Быел районыбыз юлларында 142 юл-транспорт фаҗигасе булган. Аларның өчесе машина йөртүчеләрнең алкоголь исереклеге аркасында килеп чыккан. Шунысы бар, бу фаҗигаләрдә кеше үлеме теркәлмәгән.

Юл-патруль хезмәте тарафыннан 6 хатын-кыз исерек көе машина йөрткәндә тоткарланган. 9 гыйнвар көнне Юбилей урамының 108 йорты каршында "Део-Матиз" автомобилен йөртүче, 22 мартта Актаныш-Пучы юлының беренче чакрымында "Лада- Гранта" автомобилен йөртүче, 23 апрельдә Яңа Әлем авылының Һади Такташ урамында "Шевроле- Нива" йөртүче, 6 майда Актанышның Вахитов урамында "Хендай" автомобилен йөртүче, 4 июньдә Әҗәкүлнең Үзәк урамында "Лада- 2115" автомобилен йөртүче, 15 июньдә Актанышның Үзәк урамында "ВАЗ- 21101" автомобилен йөртүче ханымнар 1, 5 елга йөртү таныклыгыннан коры калды һәм 30 мең сум штраф түләүгә җәлеп ителде. 

ЮХИДИ инспекторы Артур Җиһаншин журналистлар белән очрашуда тагын бер кат райондашларыбызны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды. Исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң беркайчан руль артына утырмагыз. Шулай ук йөртү таныклыгы булмаган, балигълык яшенә җитмәгәннәр дә автомобиль иярләргә ашыкмагыз. Бер ялгыш гамәл белән үзегезнең һәм башкаларның гомерен, сәламәтлеген куркыныч астына куймагыз!
Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөргәндә дә сак булыгыз, «Сакланганны гына саклармын», дигән Аллаһы Тәгалә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев