Машина йөртергә өйрәнүчеләр үзара көч сынашты
Бүген машина йөртү таныклыгы-правага укучы студентлар арасында «Автомногоборье- 2025» бәйгесе узды.
Бәйгене «Белая» автомәктәбендә Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова ачып җибәрде, инспектор Инсаф Мингазов укучыларга уңышлар теләде, Алмаз Шәйхразыев бәйгенең шартлары белән таныштырды.
Бәйгедә 8 укучы катнашты, 2 укучы кыз Актанышның 1 нче мәктәбеннән, егетләр исә технология техникумында белем ала.
Бәйге 2 өлештән торды- теория өлешендә конкурсантлар тест эшләде, икенчесендә машина йөртүдә осталыкларын күрсәтте.
Һәр катнашучы ГБУ БДД тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә ия булдылар.
Урыннарга килгәндә:
1 урында Миргалимов Солтан компрессор белән;
2 урында Галиева Сөмбел плед һәм мендәр;
3 урында Нурлыгаянов Инзил авария җыелмасы белән бүләкләнде.
Калган катнашучыларга косметик җыелмалар һәм термослар, белешмәлекләр һәм яктылык кайтаргыч элементлар бирелде.
Инспектор Мингазов Инсафка, инструктор Шайхразиев Алмазга, «Белая» автомәктәбе җитәкчесе Андерьянова Раушания апага, үз осталыкларын күрсәткән укучыларга зур рәхмәт.
Киләчәктә укуларын уңышлы тәмамлап, экзаменнарын тапшырып, оста автомобиль йөртүчеләр булырлар дип ышанып калабыз,- диде Ләйсән Мөхәммәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев