Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

28 сентябрь– Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көне

Районда ел башыннан шушы көнгә кадәр 106 кеше хайваннар тешләүдән зыян күреп, хастаханәгә мөрәҗәгать итте. Тат.Ямалы авылында эт, Теләкәй фермасында колхоз бозавында котыру авыруы лаборатория анализлары белән расланды. Котыру авыруының яшерен чоры кешеләрдә 30 көннән алып 90 көнгә кадәр дәвам итә. Кешенең кайчан авырый башлавы тешләү урынына, тешләгән хайванның, җәнлекнең...

Районда ел башыннан шушы көнгә кадәр 106 кеше хайваннар тешләүдән зыян күреп, хастаханәгә мөрәҗәгать итте. Тат.Ямалы авылында эт, Теләкәй фермасында колхоз бозавында котыру авыруы лаборатория анализлары белән расланды.
Котыру авыруының яшерен чоры кешеләрдә 30 көннән алып 90 көнгә кадәр дәвам итә. Кешенең кайчан авырый башлавы тешләү урынына, тешләгән хайванның, җәнлекнең төренә, җәрәхәтнең тирәнлегенә һәм дөрес эшкәртелүенә бәйле.
Табиб зыян күрүчегә ярдәм күрсәтә, прививкалар билгели. Вакытында прививка дөрес итеп ясалмаса, котыру авыруы үлем белән тәмамлана. Сәламәтлегебезгә, якыннарыбызга битараф булмыйк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев