Актаныш хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев: Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы куйган бурычларны уңышлы үтәдек
Актаныш районында яшәүче 27 287 кешегә Актаныш район үзәк хастаханәсе, Пучы участок хастаханәсе, Иске Байсар, Такталачык, Татар Суыксуы табиблык амбулаторияләре, 55 фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче медицина хезмәткәрләре тарафыннан медицина ярдәме күрсәтелгән. Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев Медицина советында 2024 елдагы эшчәнлеккә тулы һәм җентекле йомгак ясап, коллектив Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы куйган бурычларны уңышлы үтәде, дип белдерде.
Бүген Актаныш районында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм Чаллы шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы Марат Мөхәммәдиев катнашында Медицина советы узды.
Медицина советында төп докладчы Актаныш үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев Россия Федерациясенең «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» проектлары халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен нигез булып тора, диде.
Диспансерлаштыру һәм профилактика: өлкәннәрнең аерым төркемнәре өчен диспансеризация үткәрү, коронавирус инфекциясе кичергән затлар өчен профилактик медицина тикшерүләре, тирәнтен диспансеризация, балигъ булмаганнарны профилактик тикшерү һәм диспансер күзәтүе, югары технологияле һәм сыйфатлы дәвалауны тәэмин итү өчен югары технологияле медицина ярдәме үзәкләре белән нәтиҗәле һәм үз вакытында хезмәттәшлек итү, матди-техник базаны ныгыту, инфраструктураны яхшырту һәм медицина учреждениеләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итү эшен дәвам итү медицина хезмәтен күрсәтүнең сыйфатына уңай йогынты ясый.
Халыкның яшь структурасына килгәндә- Актаныш районында 15,240 кеше (56%) хезмәткә сәләтле халык, 7,374 кеше (27%) хезмәткә сәләтле яшьтән өлкәнрәк халык, 4,673 (17%) бала яши.
2024 ел йомгаклары буенча гомер озынлыгы 75,02 яшьне тәшкил итә, хатын-кызларныкы 79,83, ә ирләрнеке 70,31 яшь, аерма 9,52 ел.
Үлемне киметү- медицина учреждениесенең төп бурычы. 60 һәм аннан өлкәнрәк (7473 кеше) яшьтәгеләр халыкның гомуми санының (27287)- 27% тәшкил итә. 2024 елда 60 яшьтән өлкәнрәк 289 кеше бакыйлыкка күчкән, барлык үлүчеләрнең 72 проценты. Хезмәт яшендәге 113 кеше вафат, алар вафат булганнарның 28 проценты.
- Гомуми үлем структурасында беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары тора. 2024 елда күрсәткеч 100 мең кешегә 632,7 (172 кеше) тәшкил иткән, бу барлык үлүчеләрнең 43 проценты, 2023 ел белән чагыштырганда 7,5 процентка кимрәк. 172 үлемнең 36 очрагы алкоголь куллану белән бәйле (21%).
- Үлем структурасында икенче урында-тышкы сәбәпләр аркасындагы үлем. Үлем күрсәткече 100 мең кешегә 180,2 (49 кеше), бу барлык үлүчеләрнең 12% тәшкил итә.
- Өченче урында-сулыш органнары авыруларыннан үлүчеләр саны. Үлем күрсәткече-100 мең кешегә 165,5 (45 кеше). Узган ел белән чагыштырганда бу авырулардан үлүчеләр саны 38% ка арткан.
- Дүртенче урында-эндокрин система авыруларыннан үлүчеләр саны. Үлем күрсәткече-100 мең кешегә 132,4 (36 кеше). Барлык үлүчеләр дә шикәр диабетыннан һәм аның катлаулануларыннан.
- Бишенче урында - онкологик авырулардан үлүчеләр. Үлем күрсәткече-100 мең кешегә 128,7 (35 кеше). «Онкология авыруларына каршы көрәш» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елда 104 онкология авыруы ачыкланган, шуларның I - II стадияләрендәге 68 очрак, 65,3%. III стадия-18, 17,3%; IV стадия-15; 14,4 % , бу 2023 ел белән чагыштырганда 31 кешегә азрак. (2023 елда 135 онкологик авыру ачыкланган, шулардан I - II стадиядә – 88 очрак, 65%; III стадиядә-21, 16%; IV стадиядә-18; 13 %, 0 стадиядә-5,9 % ).
Гомуми үлүчеләр санын киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру максатыннан атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә Үлем комиссиясендә гомуми практика табиблары, участок терапевтлары, мөдирләр катнашында һәр үлем очрагы анализлана.
Поликлиника һәм медицина хезмәтләре буенча план йөкләмәсе 102,2% ка үтәлгән. Тәүлек буе эшләүче стационар буенча план йөкләмәсен үтәү 101,45% тәшкил итә. Көндезге стационар буенча 116%. Районның сәламәтлек саклау учреждениесендә 426 кеше эшли, шуларның 47се табиблар. Урта медицина персоналы-223 кеше. Федераль программалар, төрле кызыксындыру чаралары ярдәмендә районыбызга табибларны кайтарту буенча эш алып барыла, әмма әле кадрлар кытлыгы үзен сиздерә, бигрәк тә тар профильле белгечләр- уролог, невролог, онкологка мохтаҗлык бар. Өметләр үзебезнең яшьләрдә- Казан дәүләт медицина университетында һәм КФУда максатчан юнәлеш буенча 22 студент белем ала.
Айдар Рәфгатович 2025 елга максатлар билгеләгәндә иң элек халыкның, бигрәк тә хезмәткә сәләтле яшьтәгеләрнең үлем санын киметүне билгеләде.
- Аерым алганда, тышкы сәбәпләрдән (агулану, суицид, юл-транспорт һәлакәтләре) үлүчеләр санын азайту;
- Алкоголь белән бәйле авырулар- бавырда алкоголь циррозы, панкреатит, алкоголь кардиомиопатиясе санын киметү;
- Авыр тормыш хәлендә һәм социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләр белән даими профилактик эш алып бару;
- Сәламәтлекләренә карата игътибарсыз кешеләр белән санитар-агарту эшен җанландыру.
Өлкәннәрнең аерым төркемнәренә диспансеризация үткәрү, балигъ булмаганнарга һәм ятим балаларга профилактик медицина тикшерүе үткәрү, 2025 елга диспансер күзәтүен үткәрү, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм аларга тиңләштерелгән затларга тирәнтен медицина тикшерүе уздыру, Зөбәер авылында модульле ФАП төзү, 7 авылдагы ФАПта капиталь ремонт, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә Кабул итү-диагностика бүлеген төзү. Бу бурычлар медицина советы карары кысаларында тормышка ашырылачак.
Айдар Хәев район үзәк хастаханәсенең киңкырлы эшчәнлеген яктырткан чыгышын Республика, район җитәкчелегенә һәм башкаларга күрсәтелгән ярдәмнәре өчен рәхмәте белән тәмамлады.
Хөрмәтле Альмир Рәшидович Сезгә, сезнең йөздә сәламәтлек саклау министрлыгына, хөрмәтле Ленар Рафакович Сезгә, кураторыбыз Марат Фәнис улына күрсәткән ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә, район башлыгы матбугат хезмәтенә эшебезне системалы рәвештә объектив яктыртулары өчен аерым рәхмәт. Сабырлык, Фидакарь хезмәт һәм ирешелгән нәтиҗәләр өчен үзәк район хастаханәсенең хезмәт коллективына шулай ук аерым рәхмәт белдерәсем килә. Бергәләп, бердәм омтылыш белән, командабыз белән барлык бурычларны да үтәрбез.
Киңәшмәдә баш табиб урынбасары Светлана Корбанова, кардиолог Динара Анамова
үз юнәлешләре буенча чыгышы ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев