Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Баш табиб Айдар Хәев коронавирус белән бәйле вәзгыять турында таныштырды

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев район оешма-предприятиеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында узган киңәшмәдә коронавирус авыруы белән бәйле вәзгыять турында сөйләде.

Covid-19 белән 2021 елда 175 райондашыбыз авырган, 85 кеше вафат булган. 
2022 елның беренче көннәрендә 2 очрак ачыкланган. Бүген өй шартларында 62 райондашыбыз ОРВИ, 14 кеше пневмониядән дәвалана. 18 кеше район госпиталендә табиблар күзәтүендә. Үзәк хастаханәнең фильтр-боксы тәүлегенә 10-15 авыруны кабул итә. 
Узган атнада 42 кеше тын юлы һәм үпкә авырулары белән мөрәҗәгать иткән. 
72 кеше сәламәтләнгән, 
9 кеше хастаханәгә салынган, 
1 кеше вафат булган, 
54 кешегә компьютер томографиясе ясалган (сентябрь аеннан башлап 1153 кешегә КТ ясалган) 
Баш табиб коронавирус авыруының тагын бер дулкынына әзер булырга кирәклекне әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев