Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

БСМП табибы Рәмис Якубов командасы югары технологияле операция ясап ел саен Актанышның кырыклап кешесен аякка бастыра

Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең йөрәк–кан тамырлары хирургиясе бүлеге бик күпләргә кабаттан яңа гомер бүләк итә. Бүлек җитәкчесе Рәмис Якубов һәм аның командасы югары технологияле операцияләр ясап ел саен Актанышның кырыклап кешесен үлемнән коткара.

Йөрәк аортасы өзелү, кискен коронар синдром, аорта аневризмасы- әлеге диагнозлар кеше гомеренә аеруча куркыныч янавын сөйли. Татарстан медицинасына югары технологияле операцияләр килеп керү әлеге авыруларга нокта куйды, белемле, оста куллы хирурглар шактый гомерләрне саклап калды. Шундый табибларның иң абруйлысы Рәмис Якубов Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә эшли, йөрәк–кан тамырлары хирургиясе бүлеген җитәкли. Рәмис Әнвәр улының тәҗрибәсе елдан-ел гына түгел, көннән-көн арта. Хәзер ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йөрәк–кан тамырлары хирургиясе буенча штаттан тыш белгече. 

– Ел саен Актанышның кырыклап кешесенә югары технологияле операция ясап гомерләрен озайтабыз. Мондый операцияләр ясау өчен республика ел саен квота бирә. Аның яртысы экстерн потология буенча, яртысы планлы операцияләр. Инсульт яки инфарт булган авыруны БСМПга Актаныштан бер сәгать эчендә алып киләләр икән, без аны коткарабыз,– ди Рәмис Якубов.

Чаллыдагы БСМП- Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе белән Актаныш район үзәк  хастаханәсе арасында туры элемтә урнаштырылганга да хәзер берничә ел. Югары технологияле заманча элемтә чаралары аша Чаллы табибларына Актаныштагы компьютер томографының снимогы- рәсеме күренеп тора. Табиблар БСМПдагы коллегаларына авыруның клиник халәте турында аңлата. Патология- тайпылышлар күзәтелсә, авыруны шунда ук Чаллыга илтәләр. 

БСМП янында вертолет мәйданчыгы төзелә.  Алдагы елларда санитар авиация белән Чаллының тирә-ягындагы районнардан, шул исәптән Актаныштан да, безнең хирургия бүлегенә пациентларны тагы да тизрәк алып килергә мөмкин булачак, – дип сөнечле яңалыклар белән уртаклашты Рәмис Якубов. 

Рәмис Якубов кичә, 13 июльдә  ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин белән Актаныш районында эшлекле сәфәрдә булды

–Әгәр министр әйткәнчә, һәркем вакытында диспансеризация узса, йөрәк–кан тамырлары авыруларына дучар булмас иде. Актанышлыларга ныклы саулык телим, – дип сәламәтлебезне сакларга чакырды Рәмис Якубов сөйләшүебез ахырында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев