Гомерләрне саклаучы һөнәр иясе: Актанышның танылган хирургы Ирек Хафизов
21 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне. Бу бәйрәм көнендә халык сәламәтлеге сагында торучы, үз эшенең остасы булган фидакарь җанлы табибларыбызга рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Нәкъ менә шундый, райондашларыбызның тирән хөрмәтен казанган яшь, уңышлы һәм өметле табибларның берсе – Актаныш район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире, табиб-хирург Хафизов Ирек Рәсим улы.
Бүгенге көндә Ирек Рәсим улы хастаханә коллективында гына түгел, бөтен район күләмендә зур абруй казанган белгеч. 2024 елда районкүләм «Ак чәчәкләр» конкурсында «Стационарның иң яхшы табибы» номинациясендә җиңү яулады, үзенең югары һөнәри дәрәҗәсен тагын бер кат исбатлады. «Яшь табиб» дип атасак та, ул инде 12 елдан артык Актаныш җирлегендә кеше гомерен саклап калу өчен хезмәт куя.

Тамырлары – авылдан, үрнәге – әнисеннән
Ирек Хафизов 1989 елда Актаныш районының Чалманарат авылында дөньяга килә. Тугызынчы сыйныфка кадәр үз авылында белем алгач, укуын Такталачык урта мәктәбендә дәвам итә. Язмышын медицина белән бәйләргә карар кылган егет 2006 елда Казан дәүләт медицина университетының «Дәвалау эше» (Лечебное дело) факультетына укырга керә.
Ирек Рәсим улының медицина юлын сайлавы очраклы түгел: әнисе Нәзифә апа күп еллар авылда фельдшер булып хезмәт куя. Балачактан әнисенең фидакарьлеген, кешеләргә ярдәмгә ашыгуын күреп үсү яшь егетнең күңелендә бу һөнәргә карата хөрмәт уята. Олы тормыш юлына аяк басканда, нәселдә икенче медицина хезмәткәре булырга ниятли ул.
«Әнинең фидакарь хезмәте минем өчен иң зур этәргеч һәм үрнәк булды», – дип искә ала табиб.
2012 елда университетны тәмамлаганнан соң, ике ел дәвамында Республика клиник хастаханәсе (РКБ) базасында хирургия буенча ординатурада укый. Биредә ул зур тәҗрибә туплый һәм 2014 елның 2 сентябреннән туган ягына – Актаныш район хастаханәсенә табиб-хирург булып эшкә кайта.
Тәҗрибә җитдилек һәм җаваплылык таләп итә
12 еллык эшчәнлеге барышында Ирек Рәсимович шәхес буларак та, табиблык ягыннан да үсә, үзгәрә, тәҗрибә туплый. Беренче көннәрдән үк аңа алтын куллы хирург Валерий Усманов кул астында эшләргә туры килә, Валерий Асылгәрәй улы остазлыгында күп кенә катлаулы операцияләрнең серләренә өйрәнә.
«Мин эшкә кергән чордагы Ирек белән хәзерге Ирек арасында аерма зур, — дип елмая табиб. — Еллар узу белән җитдилек артты, ә һөнәри яктан караганда — һәркөнлек практика үз эшен итә. Катлаулы операцияләрне аерып кына әйтеп булмый, чөнки безнең эштә һәр очрак индивидуаль, һәр операциягә без югары җаваплылык белән керешәбез», – ди хирург.
Авыл җирендә хирург булып эшләү зур күпфункциялелекне сорый. Биредә ЛОР, урология, травматология, гомуми хирургия профильләре буенча барлык пациентлар да башта бер табибка мөрәҗәгать итә. Бигрәк тә җәй айларында, кыр һәм бакча эшләре чорында, халык техника белән эшләгәндә төрле киселү, яралану һәм имгәнү-травмалар күбәя. Ирек Рәсим улы һәрберсенә үз вакытында сыйфатлы ярдәм күрсәтә.
Бүген хастаханәдә эш шартлары сизелерлек яхшыра: зур капиталь ремонт бара, операция бүлмәләре заманча таләпләргә яраклаштырыла, яңа томография һәм УЗИ аппаратлары эшне күпкә җиңеләйтә. Иң куанычлысы — кадрлар белән тәэмин итү җәһәтеннән дә алга китеш бар: бүген хастаханәдә 4 хирург хезмәт куя (икесе поликлиникада, икесе стационарда).
Шулай ук табиб үзенең уң куллары — совет чорыннан ук зур тәҗрибә туплаган операция шәфкать туташлары Зоя Хаҗиева һәм Елена Исламованың хезмәтен аерым рәхмәт хисләре белән телгә ала.
Халыкка киңәш: «Табибка вакытында килегез!»
Һөнәри бәйрәме алдыннан Ирек Хафизов райондашларыбызга авыруларны кисәтү буенча мөһим киңәшләрен җиткерде:
-
Вакытында мөрәҗәгать итү: Чирне табибка баруны кичектереп катлауландырырга ярамый, беренче симптомнар сизелү белән белгечкә күренергә кирәк.
-
Кайберәүләр арасында вакцинациядән баш тарту тенденциясе күзәтелә, бу бик куркыныч. Прививкаларны, бигрәк тә балаларга, үз вакытында ясатып бару мөһим.
-
Диспансеризация программасын калдырмагыз. Әлеге тикшеренүләр ярдәмендә авыр чирләр (бигрәк тә онкология) башлангыч этапта ачыклана, бу исә уңышлы дәвалануга һәм гомерне саклап калуга турыдан-туры йогынты ясый.
Тыныч гаилә – уңышлы хезмәт нигезе
Ирек Рәсимовичның гаиләсе дә медицина мохитында яши. Хатыны Нурзилә – һөнәре буенча акушерка, шуңа күрә иренең авыр һәм сменалы эшен һәрвакыт аңлап, ярдәм итеп тора. Алар бергәләп яшь ярымлык Ильяс исемле ул үстерәләр. Улыгызның киләчәктә табиб булуын телисезме дигән сорауга әти кеше: «Нәрсәгә дә булса мәҗбүр итәсем килми, үсә төшкәч һөнәрен үзе сайлар», – дип җавап бирә.
Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан Ирек Рәсим улы үзенең хезмәттәшләренә иң беренче чиратта ныклы сәламәтлек, түземлек һәм һөнәри уңышлар тели.
Без дә үз чиратыбызда Ирек Рәсимовичка һәм район хастаханәсенең барлык хезмәткәрләренә рәхмәтебезне җиткерәбез. Алтын куллы табибыбызның хезмәт юлы гел уңышлардан гына торсын, туган районыбыз халкына яшәү көче бирүдән арымасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев