Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Хастаханәдә эш сәгатьләре озынайтылды

Сәламәтлек саклау өлкәсе элек-электән халыкның иң үзәгенә үткән урыннарның берсе булды. Хастаханәдәге чиратлардан, табибларга күренү өчен эш сәгатьләрендә эштән китүдән җиксенеп тә күбебез, авырсак та, анда барырга ашкынып тормыйбыз. Бер ай элек үзәк хастаханәдә баш табиб булып Айрат Бикмөхәммәтов эшли башлады. Биредәге мохит белән танышкач, халыкка уңайлыклар тудыру максатыннан ул...

Сәламәтлек саклау өлкәсе элек-электән халыкның иң үзәгенә үткән урыннарның берсе булды. Хастаханәдәге чиратлардан, табибларга күренү өчен эш сәгатьләрендә эштән китүдән җиксенеп тә күбебез, авырсак та, анда барырга ашкынып тормыйбыз.
Бер ай элек үзәк хастаханәдә баш табиб булып Айрат Бикмөхәммәтов эшли башлады. Биредәге мохит белән танышкач, халыкка уңайлыклар тудыру максатыннан ул кайбер үзгәрешләр кертте. Шулар белән таныштыруын үтенеп, үзенә мөрәҗәгать иттек.
- Безнең дәваханә хезмәткәрләре халыкка амбулаториядә һәм поликлиникада хезмәт күрсәтә. Күпчелек кеше, эш сәгатендә хастаханәгә килә алмыйбыз, дип зарлана. Шуның өчен безнең поликлиника өлешендә эш сәгатьләре кичке сәгать алтыга тикле озынайтылды.
- Барлык гомум гамәли табиблары да иртәнге сәгать 8дән кичке 6га кадәр эшлиме соң?
- Кайбер гомум гамәли табиблары сәгать 8дән 6га кадәр эшләсә, кайберләре график нигезендә эшли. Кайсы табибның нинди сәгатьләрдә авыруларны кабул итүе хастаханә коридорына язып куелган.
- Айрат Фидаилович, әгәр авыру сәгать 4тән соң килеп, үзенең гомум гамәли табибы булмаса, нишләргә тиеш инде?
- Моның өчен бер дә борчылмасыннар, сәгать дүрттән соң кайсы гомум гамәли табибы эшләүгә карамастан, ул килгән авыруларны кабул итәчәк.
- Кайбер төр хезмәтләр иртәнге сәгать 7дән үк эшли башлаган дип ишеттек...
- Әйе, шул ук авырулар мәнфәгатен кайгыртып, кеше эшкә киткәнче анализларын тапшырып китә алсын, уколларын кадатсын өчен лаборатория, рентген, процедура, физиотерапия кабинетлары иртәнге сәгать 7дән үк эшли башлады. Лаборатория кичке якта да эшләсен иде, диючеләр дә бар. Тик анализларны ашамыйча, ач карынга бирергә кирәк. Шунлыктан лабораторияне кичке якта эшләтә алмыйбыз.
- Район халкына әйтәсе килгән теләкләрегез дә бардыр...
- Әлбәттә. Иң беренче итеп, минем халыктан шуны үтенәсем килә: сәламәтлегегезгә битараф булмасагыз иде. Чирне никадәр иртәрәк ачыкласаң, аны шул кадәр тизрәк дәваларга, җиңәргә була. Башыгыз авыртамы, кулыгызмы, аягыгызмы - кичекмичә үзегезнең фельдшерларыгызга мөрәҗәгать итегез. Шуны да әйтәсем килә, кайбер авырулар дәваханәгә эш сәгатеннән соң, ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәләр. Көндез табибларга күренеп булмады, дип киләләр. Хәзер эш сәгатьләре сәгать 6га кадәр озынайтылгач, мондый проблема булмас диләр ышанасы килә. Чөнки ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүчеләргә авыр хәлдәге, тормышларына куркыныч янаган авыруларга медицина ярдәме күрсәтергә кирәк. Шуны дөрес аңласагыз иде. Тагын бер кат кабатлап, сәламәтлегегезне саклагыз, дип мөрәҗәгать итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев