Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Хастаханәдә заманча технологияләр

19 апрель көнне район үзәк хастаханәсендә беренче тапкыр эндоскопик ысул белән үт куыгына операция ясалды. Операциянең соңгы мизгелләрен үземә дә күзәтергә насыйп булды. Стериль киемнәрдән операция ясалучы бүлмәгә үттем. Эндовидео аппаратура белән операция ясала.Пациент гомуми наркозда. Операциянең барышын табиблар диккать белән монитордан күзәтеп, соңгы чараларны күрәләр. Гадәттәгечә түгел, гади карашка...

19 апрель көнне район үзәк хастаханәсендә беренче тапкыр эндоскопик ысул белән үт куыгына операция ясалды.
Операциянең соңгы мизгелләрен үземә дә күзәтергә насыйп булды. Стериль киемнәрдән операция ясалучы бүлмәгә үттем. Эндовидео аппаратура белән операция ясала.Пациент гомуми наркозда. Операциянең барышын табиблар диккать белән монитордан күзәтеп, соңгы чараларны күрәләр. Гадәттәгечә түгел, гади карашка берничә урында кисемнәр ясалып, эчкә тимер торбачыклар тыгылган.Шулар ярдәмендә ут куыгына операция ясала. Әлеге ысул белән травма минималь дәрәҗәгә кадәр киметелә һәм ул яхшы косметик эффект та бирә. Төзәлү вакыты да кыскара.
...Эчтәге бар хәрәкәт монитордан күренә. Пациентның гомуми хәле торышы икенче бер экранда чагылыш таба. Бүгенге планлы операциядә үт куыгындагы ташны алу гына булмады. Диагнозына карап, авыруның үт куыгы кисеп үк алынды.
Хирург Тимур Ямаев Казанда махсус әлеге юнәлештә белемен күтәрде. Операциянең катлаулануларсыз, уңышлы үтүенә шик калдырмаганнар, ярдәмгә тәҗрибәле хирург коллегаларын да чакырганнар иде. Алар да белемнәрен камилләштерү өчен Казанга килгәннәр икән. Операциядән соң, фикерләре белән уртаклаштылар.
Евгений Манаков Надым үзәк хастаханәсеннән килгән.
- Без мондый операцияләрне хәзер атнага икешәр-өчәр ясыйбыз. Эндоскопик ысул белән операцияләр ясый башлавыма биш елдан артык. Шушы вакыт эчендә төрле очраклар белән очрашырга туры килде. Операциядән соң була торган катлаулануларның да барысы аша да үттек. Шуңа да Тимур Таһировичның тәүге тапкыр биредә эндоскопик ысул белән операция ясаячагын белгәч, аңа ярдәмгә килергә, эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга булдык. Биредәге шартларны, мөмкинлекләрне күреп, аның өчен сөендек. Операциягә пациент планлы әзерләнгән, тикшерү барышында даруларның, дәвалау төренең зарарлы булуы ачыкланмаган. Диагноз белән танышкач, без үт куыгын алырга дигән бер фикергә килдек, - диде ул.
Бекхам Муртахов Чечня республикасыннан килгән, Ножей-Юртовск үзәк хастаханәсендә эшли.
- Мин бирегә коллегаларымның эш тәҗрибәсен өйрәнергә килдем. Үзебезгә кайткач, шундый операцияләрне ясау өчен җаваплы хирург булачакмын, - диде Бекхам.
Тимур Ямаев, Актаныш хастаханәсенең табиб-хирургы:
- Без бүген эндохирургик юл белән пациентның үт куыгын алдык. Үт куыгы авырулары белән чирләп мөрәҗәгать итүчеләр районда күп. Хатын-кызлар аеруча да еш мөрәҗәгать итә. Бүген районда мондый төр операцияне беренче тапкыр ясадык. Миңа ярдәмгә килгән, эш тәҗрибәләре белән уртаклашкан, киңәшләрен биргән коллегаларыма рәхмәтлемен.
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 24 апрель, 2013 31 (9776) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев