Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Хәйләсез дөнья файдасыз...

Флюорография үтәр вакытым җиткән иде. Иске эшне Яңа елга калдырмыйм әле, дип хастаханәгә юл алдым. Дүшәмбе көн иде, ишектән керү белән зур чиратка төртелдем. Нишлисең, килгәч үтәргә кирәк. Койрыкка барып бастым. Бераз көткәннән соң, ак халатлы иптәш бер егетне чиратсыз гына алып кереп китте. Чираттагыларга бу ошамады, билгеле, бераз тавышланып...

Флюорография үтәр вакытым җиткән иде. Иске эшне Яңа елга калдырмыйм әле, дип хастаханәгә юл алдым.

Дүшәмбе көн иде, ишектән керү белән зур чиратка төртелдем. Нишлисең, килгәч үтәргә кирәк. Койрыкка барып бастым. Бераз көткәннән соң, ак халатлы иптәш бер егетне чиратсыз гына алып кереп китте.

Чираттагыларга бу ошамады, билгеле, бераз тавышланып алдылар да тындылар, ак халатлылар белән сүз көрәштермәскә тырышабыз бит. Минем алда ике егет басып тора иде. Алар янына иптәшләре килеп баса башладылар, бергә укыйлар яки эшлиләр күрәсең. Түзмәдем:

- Егетләр, чиратта икегез генә тора иде бит, инде ничәү булдыгыз, барыгыз әле, башкалар кебек чиратка басыгыз,- дип эндәштем.

Егетләр дәшми генә чиратның койрыгына барып бастылар. "Очып кунуым" өчен оялып куйдым хәтта.

Шактый тордык, көткәндә вакыт әкрен бара инде ул, ниһаять, ишек төбенә якынлаштым. Шунда бер әби яныма килде дә:

- Таяклы берәр кеше кердеме монда, картым килергә тиеш иде?- дип сорады.

Реклама

Кереп чыккан кешеләрне хәтерләргә тырышып:

- Юк, кулы гарип бер яшь кеше генә кереп чыкты,- дим.

- Минем улым да яшь кеше инде,- диде әби һәм "карыйм әле" дип, флюорография бүлмәсенә кереп китте.

"Әле генә "картым", дигән иде, хәзер "улым", ди, ялгыша күрәсең",- дип, әбине җәлләп куйдым. Бик карт та түгел бит үзе.

Бераз вакыттан минем дә чиратым җитте һәм флюорографиянең алгы бүлмәсенә кереп киттем.

Шулвакыт, ни күрим, бөтенебезне төп башына утыртып, чиратсыз гына флюорография үткән хәйләкәр әбием алгы бүлмәгә чыгып киенә башлады.

Ә без яшьләрне сүккән булабыз тагын....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев