Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Кызамык аркасында интернат-мәктәпне япканнар

Казанның 4нче интернат-мәктәбендә укучы балаларга кызамык диагнозы куелып уку йорты ябылды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шуңа өстәп, Татарстан мәктәпләрендәге 20 сыйныфны  япканнар. Сәбәбе - грипп һәм ОРВИ авырулары. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы Питрәч районының Көек авылындагы «Алгоритм» технологик лицеенда бер сыйныфны дистанцион укытуга күчерелүен дә хәбәр итте. 


"Лицейның 9 нчы сыйныфында йогышлы авыру таралуның аерым очраклары бар. Мәктәптә соңгы очрак ачыкланганнан соң 10 календарь көнгә кабинет системасы бетерелде", - дип белдерә ведомство лицейдагы вәзгыять турында.


Питрәч районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Марина Харитонова мәгълүматлары буенча, «Алгоритм» да 5 нче, 6 нчы һәм 8 нче сыйныфларда берәр кеше чесотка белән авырый. Шулай ук дерматофития (тире, чәч һәм тырнакларны зарарлаучы гөмбә авыруы) белән авыруның ике очрагы теркәлгән.


 Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында иртәнге фильтр караулар көчәйтелгән. "ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арту сәбәпле, мәгариф оешмаларында укучыларның хәле җентекләбрәк тикшерелә һәм кирәк булганда өйләренә кайтарып җибәрелә. Барлык балалар, педагогик хезмәткәрләр һәм хезмәт күрсәтүче персонал иртәнге медицина фильтрын уза.


Кичә Казанда 30 ноябрьгә кадәр «Салават Күпере» торак районындагы 182 нче лицей һәм Киров районының 135 нче мәктәбе «дистант» укуга күчерелгән. Беренче уку йортында  үпкә ялкынсынуының 13 очрагы ачыкланган, икенчесендә — 11.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев