Ленар Зарипов Актаныш районы табибларына: Сезнең белән зур эш башкарабыз, әмма әле эшлиселәр шактый
Актаныш районы хастаханәсенең бүгенге медсоветында район башлыгы Ленар Зарипов медицина персоналының һәм хакимиятнең халык сәламәтлеген тәэмин итүдә бергәләп эшләвенең мөһимлеген ассызыклады. Ул медицина җәмәгатьчелеге алдында бик күп бурычлар торуын һәм аларны хәл итү өчен актив эш һәм күрсәткечләрне яхшырту кирәклеген билгеләп үтте.
"Без сезнең белән бик зур эш башкарабыз. Чынлыкта әле эшлисе эшләр дә шактый», — дип билгеләп үтте Зарипов һәм районда табиблар белән тәэмин ителешнең нибары 89 процент кына булуын әйтте. Диагностика үзәге ачылуга бәйле рәвештә тагын ун табиб кирәк булачак, бу кадрлар составын тулыландыру һәм гамәлдәге белгечләрнең квалификациясен күтәрү кирәклеген ассызыклый.
Район башлыгы эшкә сәләтле халыкны диспансерлаштыру һәм мәҗбүри медицина тикшерүләренең мөһимлегенә басым ясады. Ленар Рафакович суррогат алкоголь белән сәүдә итү кебек тышкы үлем факторларның йогынтысы турында да катгый фикерен җиткерде. «Без Актаныш районында суррогат алкоголь белән сәүдә итүне булдырмаска тиеш, һәм монда безгә авыл җирлекләре башлыклары һәм участок полицейскийлары ярдәм итәчәк", - дип белдерде ул.
Зарипов районда компьютер томографиясе эшен уңай бәяләде, бу аппарат ярдәмендә башка шәһәрләр- Чаллы, Казанга барырга мәҗбүр булган пациентлар санын киметтек, дип билгеләп үтте. «Бу аппарат безгә авыруларны вакытында ачыкларга һәм дәваларга ярдәм итә, кешеләрнең гомерен коткарабыз», — диде ул.
Шулай ук ул «Мобиль поликлиника» программасының уңышларын билгеләп үтте, ул халык уңай кабул итте. "Кешеләр канәгать, димәк, алар яшәргә һәм дәваланырга тели", - дип өстәде ул.
Махсус хәрби операциядән кайткан пациентларга аерым игътибар итү зарур. «Аларны һәм аларның гаиләләрен хастаханәгә килеп керүгә үк якты йөз белән каршылап табибларга кадәр озата барырга кирәк, алар безнең геройлар", — дип ассызыклады Зарипов.
Районның 2025 елгы планнарында — Зөбәер авылында ФАП һәм кабул итү-диагностика бүлеге төзү. Актаныш районы медицинасын үстерүгә 320 миллион сумнан артык акча тотылачак. "Барлык участок хастаханәләре дә ремонтланган, мондый мөмкинлекләр өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәт", - дип йомгаклады чыгышын район башлыгы.
Ленар Зарипов табибларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм халык сәламәтлеген кайгыртуда кулга-кул тотынып эшләргә өндәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев