Иртәгәдән илебездә май яллары башлана. Бәйрәм көннәрендә Актаныш район үзәк хастаханәсе халыкка медицина ярдәме күрсәтүне дәвам итә, әмма эш графигында үзгәрешләр бар.
Хастаханәнең эш режимы:
-
2 май, шимбә көнне: Поликлиникада кизү табиблар бригадасы эшләячәк. Кабул итү 8:00дән 13:00гә кадәр алып барыла.
-
Тәүлек дәвамында: Хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлеге гадәттәгечә тәүлек дәвамында (24 сәгать) эшли. Ашыгыч ярдәм кирәк булган очракта мөрәҗәгать итә аласыз.
Хөрмәтле райондашлар! Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз һәм бәйрәмнәрне имин үткәрегез!
Нет комментариев