Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Саулыгыбыз сагында бергәләп торыйк

2012 елның 11 апрелендә (N12) "Актаныш таңнары" газетасында Ирина Заһретдинованың "Яшел чәйгә анализ... яки тыштан ялтырый, эчтән калтырый" исеме астында басылып чыккан язмасын укыгач, баш табиб буларак, анда язылганнарны тыныч кына уздырып жибәрә алмадым, шул уңайдан мин дә үз чиратымда шәхсән фикерләремне житкерергә булдым. Тәнкыйтьнең зурысы лаборатория хезмәткәрләре адресына юлланганлыктан,...

2012 елның 11 апрелендә (N12) "Актаныш таңнары" газетасында Ирина Заһретдинованың "Яшел чәйгә анализ... яки тыштан ялтырый, эчтән калтырый" исеме астында басылып чыккан язмасын укыгач, баш табиб буларак, анда язылганнарны тыныч кына уздырып жибәрә алмадым, шул уңайдан мин дә үз чиратымда шәхсән фикерләремне житкерергә булдым.
Тәнкыйтьнең зурысы лаборатория хезмәткәрләре адресына юлланганлыктан, сүзне дә шул бүлектән башлау дөресрәк булыр. Лаборатория бүлмәләре ишекләре янәшәсенә иртәнге сәгатьләрдән үк көн саен ничәмә-ничә кабинеттан кулларына берничәшәр юллама тоткан күп сандагы авыру җыела. Аларга хәрби хезмәткә китүчеләр, чәчүгә чыгучы авыл хезмәтчәннәре, диспансеризация узучы һөнәр ияләре армиясе дә кушыла. Шул сәбәпле, лаборатория тикшерүләр хезмәтендә алдан талон системасын кертү мөмкинлеге тудырган идек. Әмма авыруларны үзләре булдырган чират буенча кабул итәргә туры килә. Анализларны тапшыруның билгеле бер сәгатьләре бар: авырулар врачлар тарафыннан анализ тапшыру өчен бирелгән юлламалар буенча көндезге 11 гә кадәр генә кабул ителә. Һәркем шушы вакыт эчендә өлгереп калырга тырыша. Кем тиз генә анализ биреп, кабат табибка күренергә, кем эшкә ашыгып, кемдер автобуска җитешергә тырышып, чиратны боза. Кабинетлар каршындагы ыгы-зыгылар еш кына шул сәбәпле дә барлыкка килә. Мондый үзара әйткәләшүләр, билгеле, хезмәтне оештыруда безгә дә тискәре тәэсир итә, эш алып барырга комачаулый. Шуңа андый очракларда хезмәткәрләргә, вакыт-вакыт бүлмәдән чыгып, авыруларны тынычландырырга да туры килә.
Сәлахова Дилара Наиб кызы- югары категорияле табибә, аның җитәкчелегендәге лаборатория коллективында 11 кеше хезмәт куя. Алар югары категорияле, 20 -30 ел стажлылар, үзләренә йөкләнгән вазифаны җиренә җиткереп башкару өлкәсендә намуслы хезмәтләрен куялар. Иртәнге анализларны алып бетергәннән соң 15.30 га кадәр экстрен авыруларны кабул итәләр, кичке сәг. 4 тән соң чакыруларда булалар, шулай ук иртәнге сәг. 8 гә кадәр дә экстрен чакырулар буенча кизү торалар. Алар өчен булган хезмәт киеренкелекләре зурдан.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 25 май, 2012 40 (9685) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев