Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Быелгы кыш карларын мулдан бирмәде. Шулай да, табигать үз хатасын аңлады: карларын яудыруны тизләтте. Март башында, ашыга-ашыга, янәдән җир өстен йомшак юрганына төрде. Физкультура дәресләрендә чыныгу алганнар, ГТО нормаларын тапшыру көнен түземсезлек белән көттек. Ниһаять, февраль ахырында мәктәпнең барлык укучылары, укытучылары спортзалга җыйналдык. Ярыш шартлары аңлатылгач,төркемнәргә бүленеп, нормативларны тапшыру башланды....

Быелгы кыш карларын мулдан бирмәде. Шулай да, табигать үз хатасын аңлады: карларын яудыруны тизләтте. Март башында, ашыга-ашыга, янәдән җир өстен йомшак юрганына төрде.
Физкультура дәресләрендә чыныгу алганнар, ГТО нормаларын тапшыру көнен түземсезлек белән көттек. Ниһаять, февраль ахырында мәктәпнең барлык укучылары, укытучылары спортзалга җыйналдык. Ярыш шартлары аңлатылгач,төркемнәргә бүленеп, нормативларны тапшыру башланды. Егетләр турникта күтәрелде. Гыйльмеразыев Ринатка(VIII сыйныф) бу ярыш төрендә тиңнәр булмады.
Гәүдәне күтәрү буенча кызлар да сынатмады: Саматова Адилә ( V сыйныф), Гатауллина Сөмбел (VIII сыйныф) җиңүче булды. Пневматик мылтыктан ату буенча 1нче урынны Гыйльфанов Айзат (VI сыйныф), Фәтхиева Инзилә (VII сыйныф) алды. Спортзалда балалар янәшәсендә укытучыларның да булуы активлык өстәде.Гәүдәне күтәрү буенча инглиз теле укытучысы Эльвира Галиева алдынгылыкны бирмәде. Пневматик мылтыктан оста атучылар- Илсур Гыйздәтуллин, Мәйсәрә Хәбирова иде.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 21 март, 2012 22 (9667) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев