Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Табиб-кардиолог гипертонияне ничек кисәтеп булуы турында сөйләде

Ел саен 17 майда Бөтендөнья артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Аның максаты – бу авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын, җитди өзлегүләргә китерүен искә төшерү, шулай ук аны кисәтү һәм вакытында ачыклау алымнары турында мәгълүмат бирү.


Киң таралган әлеге мәкерле авыру һәм аңардан саклану турында табиб-кардиолог,
медицина фәннәре кандидаты Энҗе Харисова сөйләде.
Гипертоник авыру һәм артериаль гипертензия буларак билгеле гипертония – ул
артериаль кан басымының даими күтәрелүе. Ләкин артериаль басым башка
авыруларның сипмтомы рәвешендә, мәсәлән, шикәр диабеты, гипертиреоз яки
бөерләр патологиясе нәтиҗәсендә дә югары торырга мөмкин.
Күп очракта артериаль гипертензия башлангыч стадиядә үзен бик сиздерми һәм,
әйтик, медицина тикшерүе вакытында очраклы гына ачыклана. Шуңа да карамастан
беренче симптомнар барлыкка килми калмый: алар – баш әйләнү, баш кысып авырту,
күз аллары караңгылану, бит һәм муен-яка тирәсе кызарып чыгу, куллар һәм аяклар
салкынаю, хәлсезләнү һ.б.
Мондый симптомнарны игътибарсыз калдырырга ярамый, чөнки алар төрле авыру,
шул исәптән гипертониянең билгесе булырга мөмкин. Истә тотыгыз, артериаль
басымның һаман саен күтәрелүе йөрәк мускулында төзәтелмәслек үзгәрешләргә һәм
миокард инфарктына китерә, ә кан тамырларында – атеросклероз үсешенә, бөерләрдә
– шешләр барлыкка килүгә, бавырда – аның зураюына. Шулай ук баш миенә инсульт
янау, күз органнарындагы үзгәрешләрдән исә сукыр калу куркынычы бар.
Һәркем үзенең кан басымын мөстәкыйль рәвештә тонометр ярдәмендә тикшереп тора
ала. Күпләр кан басымының «өске» (систолик) һәм «аскы» (диастолик)
күрсәткечләре булганын белә инде. Оптималь басым – терекөмеш баганасының
120/80 миллиметры дәрәҗәсендә санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев