Татар Суыксуы авылында атна буена мобиль поликлиника эшләде
Татар Суыксуы участок амьулаториясенә караган авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен дүшәмбедән җомгага кадәр мобиль поликлиника эшләде, авырулар төрле профильдәге белгечләргә мөрҗәгать итте. Авыл халкы уролог, гинеколог, невролог, офтальмолог, кардиолог, аллерголог, травматолог-ортопед, эндокринолог, УЗИ-диагностика табибы, маммологтан консультация алды. Медикларның мондый масштаблы каьул итүе ерак районнар өчен әһәмиятле вакыйгага әверелде.
Күп кенә авыл халкы өчен мобиль поликлиникалар — вакытында медицина ярдәме алу өчен бердәнбер мөмкинлек. Шәһәр хастаханәләреннән ерак булу сәбәпле, авыл кешесе еш кына профилактик тикшерүләрне һәм дәвалауны кичектереп тора. "Элек тар белгечкә эләгү өчен 100 км юл үтәргә туры килә иде. Хәзер табиблар безгә үзләре килә", - дип уртаклашты биредә яшәүчеләр.
Мобиль поликлиниканың эше авыл кешеләреннән югары бәя алды. "Тикшерүдә чират тиз үтте, табиблар игътибарлы. Хәтта УЗИны да урында ясадык!"- дип сөйләде пенсионер Иван Семенов. Күпләр билгеләп үткәнчә, мондый проектлар вакытны һәм акчаларны экономияләп кенә калмый, авыруларны вакытында ачыкларга да ярдәм итә. Оештыручылар, тагын да күбрәк торак пунктларны колачлау өчен, даими рәвештә мондый кабул итүгә чыгып йөрергә планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев