Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Ветераннарның «Сәламәтлек» клубына ун ел!

«Батыр» спорт залында ветераннар өчен «Сәламәтлек» клубы актив эшчәнлек алып бара.

«Сәламәтлек» клубы ун ел дәвамында көмеш яшендәге райондашларыбызны актив яшәү рәвешенә тарта һәм аралашуга омтылучы кешеләрне берләштерә. Биредә даими рәвештә 15-20 кеше шөгыльләнә, аларның саны көннән-көн арта.

Клубта катнашучылар арасында үзара аралашу физик активлыктан ким түгел; бирегә өлкән яшьтәге хатын-кызлар гимнастика белән шөгыльләнү өчен генә түгел, ә бер-берсе белән аралашу өчен дә килә. 

«Сәламәтлек» клубын оештырып җибәргән Татарстанның атказанган табибәсе Зәмфирә Хафизова ун ел дәвамында дәвалау гимнастикасы курслары алып бара.

Дәвалау гимнастикасы дару препаратлары, операцияләрсез сәламәтлекне кайтарырга, авырудан соң өзлегүләрсез тернәкләнергә ярдәм итә, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш алу системасына файдасы зур. 

Һөнәре буенча шәфкать туташы Гөлсинә Фазуллина, пенсиягә чыкканнан соң, клубка октябрь аеннан йөри башлаган.

Спорткомплекста физкультура белән шөгыльләнү бик ошый. Монда йөри башлагач, үземне яхшырак хис итәм: тезләрем һәм җилкәләрем авыртмый башлады. Җитәкчебез Зәмфирә Зинннуровна уңай психологик климат тудыра белә. «Сәалмәтлек» клубыннан яшәреп кайтам,- ди яшь пенсионер. 

69 яшьлек Ханә Харисова исә «Батыр» спорткомплексына Актанышбаш авылыннан җәяүләп килеп йөри. Үзәк хастаханәдә санитарка булып эшләгән, «Спартак» җәмгыятендә, хуҗалыкта хезмәт куйган ханым өчен саф һавада йөрү үзе физкультура:

-Дәресләргә җәяү киләм һәм өйгә дә җәяү кайтам. Миңа моның бер авырлыгы да юк. Электән гел эш белән мәшгуль булып гимнастикалар ясарга вакыт булмады. Хәзер кышын өйдә тик ятканчы, спортзалга барабыз, дөрес итеп хәрәкәтләнеп тәннәрне язабыз, буыннарга файдасы зур. 

Гимнастика өлешеннән соң клуб әгъзалары спортзалның икенче катына тренажер залына күтәреләләр. Тренажерларда танылган доктор Сергей Бубновский методикасы буенча күнегүләр эшлиләр, бу уңай нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

Спорткомплексның тренеры башкару техникасын күрсәтә, аңлата, өлкәннәрнең сорауларына җавап бирә. Медицина хезмәткәре дә шөгыль вакытында аларның хәлләрен белеп тора.

«Сәламәтлек» клубы дәресләре атнага ике тапкыр — сишәмбе һәм җомга көннәрендә уза, шөгыльләр 9:30 сәгатьтә башлана. Һәр дәрес ике сәгать дәвам итә. Шөгыльләр тәшмамлангач, яшәреп, тәннәре җиңеләеп киткән апалар күңелләренә ошаган музыка куеп биеп тә алалар. Галим Николай Дроздовның «Бию бик файдалы нәрсә», — дигән сүзләре бу клуб рухына тулысынча туры килә. Бергәләшеп аралашу, сөйләшү WhatsApp чатында дәвам итә, яңа дуслар яңалыклар һәм тәэсирләре белән теләп уртаклашалар. Бергәләп «Сихәт» кафесында Әниләр көнен уздырганнар, хәзер Яңа ел кичәсендә очрашырга планлаштыралар. 

«Сәламәтлек» клубы җитәкчесе Зәмфира Хафизова Актаныш районының барлык өлкәннәрен дәресләргә чакыра:

— Безгә төрле һөнәр ияләре йөри, барыбызда да бер теләк- ничә яшьтә генә булсак та сау-сәламәт, көр күңелле булыйк. «Батыр» спорткомплексында бушлай шөгыльләнергә мөмкинлек тудырган өчен җитәкчеләргә зур рәхмәт. Әле «Игелек үзәге» грант конкурсында катнашып, келәмнәр һәм гимнастика таяклары отты. Менә шушы келәмнәргә ятып төрле күнегүләр ясыйбыз.

Шунысы бар, җәяүлеләргә машиналар үтеп-сүтеп йөргәндә бирегә килүе уңайсыз, әгәр тротуарлар төзелсә, спорткомплекска йөрүчеләргә бик уңайлы булыр иде, — ди Зәмфирә Зиннур кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев