Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Актаныштагы Салих Хөснияров урамындагы каен полосасын кисү дәвам итә

Салих Хөснияров урамындагы каен полосасы юлдан узган машналарга да, шушы урамда яшәүчеләргә дә куркыныч тудыра башлаган иде. Кайчандыр басуларга кар тотар өчен утыртылган нәни каеннар хәзер зур булып үстеләр, җилле-давыллы елларда төбеннән шартлап сынып юлга аркылы төшкән вакытлары да булды. Бүген әлеге агач полосасын кисү эшләре бара.

Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Камил Әхмәтгалиев быелга Салих Хөснияров урамының Гамил Авзал һәм Химиклар урамы аралыгында үскән каеннарны кисү эшләре башкарылуын әйтте. 

Салих Хөснияров урамындагы агачларны кисү буенча авыл советына халыктан гаризалар да керде. Чыннан да полосага якын урнашкан шәхси йортлар өчен агачлар зыян китерә башлады, юлдан бик күп машина уза, аларга да каеннарның сынып өстенә төшүе бар. Кисү эшләрен үзмәшгуль Салават Мөхәммәтовның командасы башкара. Алар белән ике арада килешү төзелде. Киселгән агачларны махсус хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләренә илтәбез,- диде Камил Нурфаяз улы.

Үзмәшгуль Салават Мөхәммәтов, каеннар үз яшен яшәгәннәр, авария ситуациясе тудыралар, ди. Арада төбеннән череп, бүген-иртәгә аварга торганнары да очрый. Димәк бу эшкә вакытында тотынганнар.

Агач кисүчеләрнең бу эштә тәҗрибәсе җитәрлек. Техникалары шәпле, агач кисү тәртип белән оештырылган. Салават Мөхәммәтов тракторына утыра да егетләр кискән каеннарны ега. Ул арада команда озын агачны пычкы белән ваклый. Түмәрләрне йөк машиналарына төйиләр дә янә Салават юлга кузгала, алдан әйткәнчә махсус хәрби операциядәге сугышчыларның йортларына илтә.

Киләчәктә урамда ике яклы машина юлын калдырып, халыкка куркынычсыз җәяүле юлы төзергә планлаштырыла. Иң элек бу урын агач төпләреннән арындырылачак. Тротуар җәеп, як-ягына агач үсетеләре утыртырга ниятлиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев