Иске Әлем авылы халкы зарланып, кул кушырып утыра торганнардан түгел. 21 август көнне авылдашлар алдан сөйләшеп, иртән иртүк, һава торышы артык эсселәнгәнче зират өмәсе оештырдылар.
Ир-атлар корыган агачлар, кураларны кистеләр, зират эчендәге печәнне чабып чыктылар. Аларга бер төркем хатын-кызлар ярдәм итте. Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова үзләре оешып, саваплы гамәл кылган бар Иске Әлем авыл халкына рәхмәт белдерде.
Фото иллюстрация рәвешендә бирелә.
Нет комментариев