Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
фото

Сабантуй-2024: Безнең фоторепортаж

10 июня 2024, 09:02

1064

0

2

Сабантуй-2024: Актанышта хезмәт туе гөрләп торды көн буе!


Бүген иртәннән үк республикабызда тәүгеләрдән Актанышны сәламләп чыккан кояш нурлары Сабантуй бәйрәмендә дә җир улларын, өстәл түрләребезне ак алтын белән тәэмин итүче нык беләкле савымчы- терлекчеләребезне кадерләде, районкүләм бәйрәмгә килүче кунакларның кәефен төшерә күрмим дигәндәй, аяз күгебезне нурга күмде. 

Актаныш Сабан туе мәйданга җыелган халыкның Россия һәм Татарстан гимннарын аягурә басып җырлавы белән башланып китте.

Актаныш Сабан туе түрендә- Илебезне неонацизмнан яклаучылар һәм хезмәт батырлары

#

Бәйрәмнең пролог өлеше тәмамланганнан соң Сабантуй флагын быелгы язгы кыр эшләре батыры, "Әнәк" агрофирмасы механизаторы Марат Хәйретдинов белән узган елгы көрәш буенча баш батыры Азат Габдрәшитов күтәрде.

Ә 2024 елның Кыр батыры исеменә «Әнәк» агрофирмасы механизаторы Марат Хәйретдинов лаек булды. Аның иңнәренә бу хакта язылган тасма кигерелде, тәкә белән бүләкләделәр.

Менә шулай итеп хезмәтсөярләрне данлый торган Сабантуй бәйрәменә старт бирелде.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов барлык Сабантуй кунакларын бәйрәм белән котлады. Язгы кыр эшләрен фидакарьләрчә башкарып чыккан игенчеләрне, өстәлебез муллыгын булдыручы терлекче-савымчыларны тәбрикләп олы рәхмәт сүзләрен ирештерде.
 

Бүгенге Сабантуйның тагын бер олы кунаклары- Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклап ут эченә кергән батырлар- махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан якташларыбыз иде. Ленар Рафак улы батырларыбыз алдында баш иябез дип, аларга карата олы хөрмәт хисләрен белдерде:

- Егетләребез исән-сау, Җиңү белән әйләнеп кайтсыннар иде! Ут эчендәге егетләрнең якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен! Бүген егетләребезгә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Бергәләшеп, бердәм булып аларга ярдәм итсәк иде!- дип райондашларга мөрәҗәгать итте Ленар Зарипов.

Райондашларыбызга Татарстан Республикасы Рәисенең сәламнәрен Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды. Васил Гаптелгаяз улы бөтен дөньяга сибелгән милләттәшләребезне бер йодрыкка туплаучы олпат шәхес, аның һәр сүзе, һәр ымы кардәшләребезне яклауга, саклауга, берләштерүгә йөз тота. 147 миллион кеше яшәүче, 190 милләтле Россиядә татарларны саклауда ул гаиләнең өлеше әйтеп бетергесез зур, диде. Гаилә үз буыныңа, туган җиреңә, әти-әнигә, әби-бабага мәхәббәт тәрбияләүче изге төшенчә. Актанышны да Васил Шәйхразыев бер гаилә, дип билгеләп үтте. 

- Сез- эшчән, бердәм, җыр-моң сөючән халык. Россия президентын сайлауларда да Актаныш районы халкынының бердәм тавыш бирүенә хәйран калдык. Бүгенге бәйрәмдә дә алдагы көннәргә якты өметләр белән баеп кайтыйк,- диде Васил Гаптелгаяз улы.

Васил Шәйхразыев махсус хәрби операциядәге егетләребез, аларның гаиләренә, ут эчендәге якташларыбызга ярдәм кулы сузган һәркемгә олы рәхмәтен әйтте.

- Ир-ат- гаиләне, илне сакларга дөньяга килә. Ахыргы көненәчә шушы миссиягә тугры булып кала. Бүген егетләребез арысланнар кебек көрәшә. Россия Геройлары булалар, дәүләт бүләкләре алалар. Кызганыч, һәлак булганнары да бар. Бүген яу кырында имамнар белән батюшкалар иңгә-иң куеп, солдатларны җиңүгә рухландыра. Солдатлар, тизрәк җиңү җитсен, Россия тагы да алга китсен өчен тырыша. Халкыбыз җиңү өчен дип, окоп шәмнәре ясый, маскировка челтәрләре үрә, гуманитар ярдәм озата.  Россия президенты В. В. Путин һәм Татарстан Рәисе Р. Н. Миңнеханов махсус хәрби операциядәге егетләребезнең гаиләләре бөтен нәрсә белән тәэмин ителергә тиеш дигән бурыч куйды. Мәктәптә, балалар бакчасында, эш урыннарында матди ярдәм күрсәү оештырыла. Егетләребез белеп торсын, аларның гаиләләре җитәкчеләр, авылдашлары һәм райондашлары тарафыннан якланган. 

Васил Гаптелгаяз улы Сабантуй котлауларын җиткергәннән соң "Халыкны җыр берләштерә", дип, сәхнәдән мәйданга- тамашачылар арасына төште, райондашларыбызга җиңүчеләр җыры «Катюша»ны һәм якташыбыз, моң патшабикәсе Әлфия Авзалованың «Картаямыни соң йөрәк» җырларын җырлатып тагы да бер үзенчәлекле ямь өстәде.

Сабантуйда районыбызның төрле тармакларында 2023 ел нәтиҗәләре буенча зур уңышларга ирешкән райондашларыбызга «Үз һөнәренең остасы» исемнәре бирелде.

#

 

 

Актаныш районының 32 хезмәт алдынгысына Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исемнәре уеп язылган "Үз һөнәренең остасы" статуэткасы һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Алдынгыларның рәсемнәре районыбызның Почет тактасына куелды.

Бүләкләнүчеләр арасында "Актаныш-информ" корреспонденты, "Актаныш" сайты редакторы Ләйсән Глүс кызы Газизова да бар.
 

Хезмәттәшебезне чын күңелдән эшенең лаеклы бәяләнүе белән котлыйбыз. Алга таба да туган җиребезне данлауда, тагы да югары биеклекләргә күтәрүдә, татар матбугатын үстерүдә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез!

Сабантуйда халкыбыз элек-электән, буыннан-буынга тапшырыла баручы милли уеннарда көчләрен сынады.

Сабантуй- ярышлар мәйданы: Гаилә елында гаилә белән!

 

Татарча көрәш, атлар чабышы, кул көрәше, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерүдә балалар да, өлкәннәр дә актив катнаштылар. Уеннарның иң кызыклы мизгелләрен Айнур Гыймадиев та фото-видеога эләктереп алды. Алар белән «Актаныш-информ»ның телеграмм-каналына кереп таныша аласыз. 

Сабантуебызны оештыручылар 2024 ел- Гаилә елы уңаеннан әти-әни һәм балалар да катнашырлык уеннарга да мөрәҗәгать иткәннәр. Гаилә белән ярышу- икеләтә җаваплылык. Шуңа күрә мондый бәйгеләр катнашучыларны да, тамашачыларны да үзенә күпләп җәлеп итте. 

Зур ваннадан балык тоту,  калын резинаны тартып көчле кешене билгеләү һәм башка бик күп уеннар оештырылды.  

Ләйсән ГАЗИЗОВА.

Айнур ГЫЙМАДИЕВ фотолары.

 

 

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев