Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актанышта "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак

Ел дәвамында көтеп алган Сабан туе бәйрәмен авыл җирлекләрендә 11 июньдә уздыру планлаштырыла. Ә районкүләмендәгесе 12 июньгә билгеләнде.

Актаныш районының терлекчелек нәтиҗәләренә багышланган 24 форма-киңәшмәдә  Сабантуй бәйрәмен үткәрү даталарына ачыклык кертелде. 


– Районкүләм Сабантуй 12 июньдә, авылларда 11 июньдә узачак, – дип хәбәр итте Актаныш муниципаль районы а башлыгы Энгель Фәттахов.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев хуҗалык җитәкчеләренә һәм баш белгечләргә Сабантуй парадында катнашачак җигүле атларны, аларның тарантасларын милли бәйрәмгә тиешенчә әзерләү бурычын куйды. Шулай ук Нәфис Әзһәм улы ат чабышында көчләрен сынаячак елкыларны да тиз арада барларга кирәклеген әйтте. 

Элегрәк “Актаныш-информ” сайтында хәбәр иткәнебезчә, Татарстан республикасы Президенты Татарстанда Сабантуйлар үткәрү даталарын раслады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев