Актанышның яшьләр бүлеге яшьләре “Георгий тасмасы” акциясенә кушылды
Батырлар даны мәңгелек

Актанышның яшьләр бүлеге яшьләре “Георгий тасмасы” акциясенә кушылды

Әлеге чара Бөек Ватан сугышының тарихын саклап калу, безнең өчен гомерләрен кызганмаган әби-бабаларыбыз белән горурлану, үзебезнең аларның варислары булуыбызны онытмау максатыннан үткәрелә.

Бик теләп алучылар, аны горурлык белән күкрәкләренә тагучылар хәйран ук күп булды. Юлай Низаев фотоларында шул мизгелләрне күрәсез.

"Георгий тасмасы» - Җиңү, батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне корбан итү, Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбызга төшкән газапларның символы.


Актаныш Актаныш районы Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Георгий тасмасы

Нет комментариев