Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Бүген 15 укучыга "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе кысаларында ярдәм күрсәтелде (фотолар)

Тиздән яңа уку елы. Мәктәпкә әзерлекнең иң кызган мәле.

Бүген Актанышның икенче санлы мәктәбендә "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе кысаларында 15 укучыга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Бүләкләрне районның Актаныш икмәк комбинаты җитәкчесе Айгөл Гыйздәтуллина әзерләгән. 

Мәктәп директоры Айзат Әмиров иганәчелек ярдәме күрсәткән Айгөл Фәрит кызына олы рәхмәтен белдерде, ә укучыларга , сау-сәламәт, авырмыйча укытучыларын, әти-әниләрен сөендереп тырышып укырга кирәклеген әйтте.

Шулай ук укучыларны мәгариф идарәсеннән Роза Имамова тәбрикләде.

Балаларны шулай сөендергәннәре өчен әти-әниләр бик рәхмәтле. Кайбер гаиләдә икешәр балага ярдәм сумкалары тапшырылды.

Барлык ата-аналар исеменнән "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясен оештырган, анда катнашып балаларга ярдәм күрсәткән эшмәкәрләргә Ләйлә Шәрипова рәхмәт белдерде.

Акция әле дәвам итә. Балаларга булышырга теләүчеләр районнның "Игелек үзәге"нә мөрәҗәгать итә алалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев