Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

БҮГЕН ПИТРАУ КӨН: Ниләр эшләргә ярамый, беләсезме?

Питрау бәйрәме яки Петр һәм Павел көне (рус. Петров день - Петр көне сүзтезмәсеннән) – керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме.

Питрау – ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре, барлык авырулардан файдалы диләр. 

Питрау көненә кагылышлы күп кенә сынамышлар бар.

Питраудан соң кошлар сайраудан туктый.

Питрауда көн аяз булса - ел яхшы килә.

Питрауда яңгыр яуса, тагын 40 көн һава торышы начар булачак. 

Иртән чык төшсә, көн кояшлы булачак.

Питрауда яңгыр булса - печән чери, уңыш яхшы була. 

Питраудан соң күке кычкыраудан туктаса, кыш иртә килә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев