Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Чаллының “Калейдоскоп” театры Такталачык укучыларына “Пират маҗаралары” спектаклен күрсәтте

"Калейдоскоп" театрының “Пират маҗаралары”- юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү турында.

          “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” директоры Наилә Хаҗиева "Укучыларыбыз “Калейдоскоп” театры спектакльләрен көтеп ала, безгә алар өченче тапкыр килде", ди.

         Театр артистлары “Пират маҗаралары” спектаклендә юл хәрәкәтендә дөрес йөрү кагыйдәләрен аңлаталар, укучыларны да уенга җәлеп итеп төрле сораулар алдында калдыралар.

Җавапны бергәләп эзләгәч, юл кагыйдәләре балаларның исендә ныграк кала.

        ЮХИДИ район фонды җитәкчесе Лена Фазлыева әлеге тамашадан соң уку йортына күп бүләкләр тапшырган.

Бүлмәдә уйнау өчен футбол интерактив уены җыелмасы, агачтан һәм пластиктан эшләнгән пазллар җыелмасы, туплар- барысы да  укучыларның дәрестән соңгы ялын кызыклы үткәрү өчен файдаланылачак.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев