Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Энгель Фәттахов: Бер генә инвалид бала һәм кеше безнең игътибардан читтә калырга тиеш түгел

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов ел саен урын өстендә ятучы инвалид балаларның тормыш-көнкүреше белән таныша. Бүген Энгель Нәвап улы Такталачык авылында яшәүче инвалид бала тәрбияләүче гаиләләләрдә булды. 5 яшьлек Рияна Шәйхразыеваның да нинди шартларда яшәве белән кызыксынды.

          Әлеге йортта бары хатын-кызлар гына яши. Әмма нәфис затларның йорты димәссең, һәркайда ныклы хуҗа кулы сизелә. Ихата да, йорт үзе дә каралган, байлык-муллык сизелеп тора. Риянаның дәү әнисе Раушания “Күпләп мал асрыйбыз, тырышабыз инде, кешедән калышып яшисе килми бит,”-ди. Кызлары өчен яши дәү әни. Олы кызы Ильмира инде күптән әни, беренче кызы 2 сыйныфта укый. Ильмираның 2017 елда кече кызы Рияна туа.  

Бер яше тулганда башын, гәүдәсен тотса да, бала утыра алмаган. Әнинең һәм дәү әнинең шикләнүләрен табиблар да раслый. Балага церебраль паралич диагнозы куела. 
 

        -    Быел Риянаның тагын бер авыруы барлыкка килде, җәй көне көзән җыера башлады, эпилепсия диагнозы куйдылар. Өянәк вакытында баланың үзенә дә авыр, безнең дә үзәк өзелә,- дип кызы турында сөйли Ильмира.
 

              Район башлыгы Энгель Фәттахов гаиләгә акчалата ярдәм тапшырды. Шулай ук күчтәнәч тулы кап та Риянага атап алып киленгән иде. 

Реклама


           Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев Риянаның нинди дәвалану курсы алуын, дарулар кабул итүе турында белешмә бирде. Социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлназ Хуҗахмәтова исә ИТРга бару вакыты җитүен исәртте. 

 

-    Районда  урын өстендә ятучы 8 инвалид балабыз бар. Мондый язмышлы балаларны без ярдәмсез калдыра алмыйбыз. Сезгә нинди ярдәм кирәк, авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуровка җиткерегез, документацияне әзерләгез,-дип, Энгель Фәттахов инвалид балаларга, гаиләләргә федераль, республика программалары аша булышу оештырырга кирәклеген ассызыклады.

 

Шулай ук Энгель Нәвап улы бүгенге җәмгыятьнең матди байлыкка караганда рухи байлыкка мохтаҗлык кичерүен әйтте. “Бер генә инвалид кеше һәм бала бу декада кысаларында игътибардан читтә калырга тиеш түгел”,-диде район башлыгы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X